Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның «Гомумрусия халык фронты» эшен туктатып тора


Владимир Путин башлангычы белән булдырылган «Гомумрусия халык фронты» вакытлыча эшен туктатып тора. Бу хакта «Известия» газетасына оешманың берничә активисты сөйләгән.

Апрель башында оешманың активистлары Путин белән очрашканда «Гомумрусия халык фронты»н хәрәкәткә әйләндерү кирәклеге әйтелгән иде. Әмма әлеге яңалык оешманың интернет сәхифәсендә урын алмаган. Сәхифә инде айдан артык яңартылмаган.

Әлегә «Халык фронты»ның теркәлү узгач нәрсә белән шөгыльләнәчәге билгеле түгел. Кайбер активистлар фронт губернаторлар вазифаларына намзәтләрне тәкъдим итүдә катнашырга тиеш дип саный. Ләкин премьерның сүзчесе Дмитрий Песков иҗтимагый оешманың сәяси мәсьәләләр белән шөгыльләнергә хокукы юклыгын әйтте.
XS
SM
MD
LG