Accessibility links

Кайнар хәбәр

Майда Казан һава аланында юлчыларны тикшерү тәртибе йомшартыла


Майның икенче атнасыннан Русиянең барлык һава аланнарында юлчыларны тикшерү тәртибе үзгәртелә. Русия транспорт министрлыгының карары нигезендә, аяк киеменең табаны бер сантиметрдан, ә үкчәсе 2,5 сантиметрдан югарырак булмаган юлчыларга аны салу мәҗбүри булмаячак. Каеш белән дә шундый ук хәл. Киңлеге дүрт сантиметрдан кимрәк булган һәм юкалыгы ярты сантиметрдан артмаган каешларны салу кирәк булмаячак.

Киләчәктә очкычка үзең белән сулы әйберләр алып керүдәге чикләүләрне йомшарту карала. Әлеге тәртип көз көнне керергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG