Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан депутатлары парламентны Корылтай дип калдыру яклы


Башкортстан Дәүләт Җыены төбәк парламенты исемен үзгәртү турындагы канун башлангычын яклап чыкмады. Русия субъектлары парламенты исемнәрен бер төсле итү тәкъдиме белән ЛДПР депутаты Ян Зеленский чыккан иде. Ул яңа исемдә субъект атамасы, анары административ-җирле берәмлек исеме һәм «дума» сүзе булырга тиешлеген әйтте.

Ләкин Башкортстан Дәүләт Җыены әлеге канун өлгесе милли республикаларның үзенчәлеген истә тотмый дип саный.

«Башкортстанда ул электән үк Корылтай дип аталып килде. Шуңа Корылтай яки Дәүләт җыены сүзләрендә бернинди дә начарлык күрмим. Киресенчә Башкортстан республикасы Думасы бик мәгънәсез яңгырый", диде Башкортстан парламентының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты вәкиле Олег Полстовалов.
XS
SM
MD
LG