Accessibility links

Кайнар хәбәр

Артур Гыйниятуллин: "Кайда?"


Артур Гыйниятуллин: "Кайда?"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:29 0:00

"Барыбыз да бу дөньяда ниндидер мәгънә эзләп яшибез. Кемдер таба алмыйча тилмерә. Җырым эзләнү турында", ди көй һәм сүзләр авторы Алмаз Сәмигуллин. Клипта төп герой абстракт дөньяда барлыкка килеп, үз юлын башлап җибәрә. Бер нәрсә дә аңлый алмыйча интегә. Кемдер аңа комачаулый, кемнеңдер кулы аның белән идарә итә. Ләкин ул бар көчен җыеп азатлыкка таба омтыла. Ахырда үлемнән бер генә адым аерган чакта, ул барысына да төшенә һәм мөһим ачыш ясый – кеше үз язмышын үзе сайлый. Төп герой һәм җырны башкаручы Артур Гыйниятуллин. Идея авторлары Илшат Рәхимбай һәм Алмаз Сәмигуллин. Илшат клипның операторы, сценаристы, ут куючысы, монтаж ясаучысы да. Клип "Фильм Селигера -2011” Русия кинофестивалендә “Иң яхшы оператор” номинациясендә җиңү яулаган. VII Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында үткән үзешчәннәр һәм яшьләр киносы халыкара бәйгесендә “Иң яхшы клип” номинациясендә беренче урын алган.

XS
SM
MD
LG