Accessibility links

“Марсилия” иҗат төркеме концертлар белән Якутиягә барып җитте


“Марсилия” иҗат төркеме Лесосибирски татарлары белән
“Марсилия” иҗат төркеме Лесосибирски татарлары белән

Агымдагы елның март-апрель айларында Татарстан җырчысы Лена Борханова җитәкләгән “Марсилия” иҗат төркеме концертлар белән Себер ягы шәһәрләрендә булып китте. Аларның соңгы концертлары Омскида булды.


Омскидагы концерттан соң артистлар белән очрашып, Себер ягында гастрольләрнең ничек үтүе, халыкның ничек кабул итүе турында әңгәмә кору мөмкинлеге булды.

“Марсилия” төркеме составы

Төркем җитәкчесе – җырчы Лена Борханова башта үзенең иҗатташ дуслары белән таныштырып чыкты:

– Быел мин беренче тапкыр үзем оештырып чыгып киттем. Концертта катнашырга Чаллы югары уку йорты укытучысы Гөлия Шәрәфиеваны чакырдым. Ул нәфис сүз остасы, юмор остасы да. Төркемемә Башкортстанның Уфа филармониясе артисты, биюче Азат Буранбаевны да чакырдым. Үзем җырлыйм. Төркемебез зур булмаса да, тулы програмлы концерт бирәбез.
“Марсилия” иҗат төркеме Якутски татарлары белән
“Марсилия” иҗат төркеме Якутски татарлары белән


“Марсилия”төркеме үткән юллар

Аннары Лена ханым гастрольләр барышында тукталып, концерт куйган шәһәрләрне санап китте:

Биюче егет Азат Буранбаев юлда
Биюче егет Азат Буранбаев юлда
– Без 9 март көнне Татарстаннан чыгып киттек. Әле салкын кыш көннәре иде, кышкы киемнәрдә чыгып киттек. Юлыбыз Якутиягә таба иде. Беренче тукталыш – Новосибирскида булды. Аннары Томски, Ачински, Красноярски шәһәрләрендә тукталдык. Лесосибирски, Красноярскиның үзендә эшләдек, Тында, Ужур шәһәрләрендә булдык. Алданга, Якутиягә барып җиттек.

Бу шәһәрләрдә йөргәндә салкын кыш иде әле. Концертларыбызны куеп бетереп, кирегә таба кайтканда, инде җәй җитеп килә иде. Шулай итеп, кыш көне өйдән чыгып китеп, җәй көне кайтабыз.

– Концертларда тамашачы булдымы?

Бу хакта концертларны алып баручы нәфис сүз остасы Гөлия Шәрәфиева сөйләде:

“Марсилия” төркеме Томскида, Мәликә Хабибуллина гаиләсендә
“Марсилия” төркеме Томскида, Мәликә Хабибуллина гаиләсендә
– Бу якларга минем беренче килүем. 5-6 ел элек тамашачы күп була иде дип сөйлиләр, хәзер кимегән. Моны яшьләрнең милли мәдәнияткә аз тартылуы белән аңлатырга буладыр. Дөрес, кайбер шәһәрләрдә яшьләрне милли хәрәкәткә җәлеп итәләр икән. Мисал өчен, Лесосибирски шәһәрендә яшьләр җырга-моңга тартылганнар. Анда татар мәдәният үзәге эшли. Яшьләр үзәк каршында оешканнар, үзләре җыелып, концертлар да куялар. Мин шундый фикердә калдым, Себер ягында яшьләр – оешканнар, бердәмнәр, дуслар.

Себер ягында яшәүче татарлар туган телләрен беләме?

Омски сәхнәсендә Лена Борханова
Омски сәхнәсендә Лена Борханова
Лена Борханова фикеренчә, Себер ягында яшәүче татарлар туган телләрен белә. Дөрес, өлкәннәр чиста сөйләшсә, яшьләр, “ватып-җимереп”, туган телләрендә сөйләшергә тырыша. “Кайсы гына шәһәргә килеп кермик, Томскига дисеңме, Алданга, Иркутскига дисеңме, барсы да татарча сөйләшергә тырыша, татар җырлары өйрәнәләр. Безгә татарча китаплар алып килегез, диләр. Алла бирсә, телебез үлмәс, дип уйлыйм,” ди Лена ханым.

– Мин концертны әдәби татар телендә алып барам. Кайсы гына шәһәрдә булмадык, мине аңладылар дип уйлыйм. Кул чабулар тамашачының аңлаганын күрсәтеп тора. Соңыннан килеп, барсы да аңлашылды дип әйтүчеләр булды. Бер генә шәһәрдә, Тындада ахры, ул якларда татарлар әкренрәк, салмаграк сөйләшәләр икән. Тиз сөйләгәнне аңламаган кешеләр булды. Аларны мин урыслашкан татарлар, дип әйтер идем, ди нәфис сүз остасы Гөлия Шәрәфиева.

Омски тамашачысы башкалардан аерылып тора

– Омски тамашачысы безгә аеруча ошады, ди Лена Борханова. Аларның татар мәдәниятен яратканы сизелеп тора. Концертка да күпләп килгән иделәр. Һәр юморны аңлап, көлеп утырдылар. Җырларга кушылып җырлыйлар, биеп тә китәләр. Тамашачыга зур рәхмәт. Оештыручыларга да рәхмәт әйтәбез. Эшне белеп, җиренә җиткереп эшлиләр. Омскида соңгы концертыбыз иде, ул күтәренке рухта үтте.

Себер ягында башка артистлар буламы? Чыгымнарны кем күтәрә?

Бу сорауларга Лена Борханова болай дип җавап бирде:

Иркутскида татар хәрәкәте активисты Мирзаһид әфәнде белән
Иркутскида татар хәрәкәте активисты Мирзаһид әфәнде белән
– Бездән башка мондый ерак юлга чыккан артистлар юк диярлек. Җәй көне Сабантуйларга киләләр хәзер, әмма Бөтендөнья татар конгрессы яки Татарстан мәдәният министрлыгы җибәрүе буенча. Концертлар белән махсус килүчеләр юк. Без үзебез, җыенып, чыгып китәбез. Ярдәм итүчеләр юк. Бөтен чыгымнарны да үзебез күтәрәбез. Юл чыгымнары, ашау-эчү, яшәү һәм башка чыгымнар билет саткан акча исәбеннән. Кайвакыт җыелган акча чыгымнарны капларга җитми кала. Ул чакта оештыручы үз кесәсеннән түләргә тиеш. Монда акча күп эшләп булмый. Акча күп эшләп булса, танылган артистлар бу яклардан кайтып кермәсләр иде.

– Алай булгач, нәрсә йөртә соң сезне?

– Фанатларча милләттәшләребезне күрү, алар белән аралашу, аларның сагынып көтеп торуы, күз яшьләре белән, елап озатып калуы – менә шул нәрсә тарта торгандыр инде. Минем белән чыккан артистлар да, бүтән чыкмыйбыз дип тормыйлар. Вакытлары булганда, риза булып, чыгалар. Бу инде милли хәрәкәткә үзебездән өлеш кертүдер дә, дип уйлыйм мин, ди Лена ханым.
Лесосибирски татарлары арасында
Лесосибирски татарлары арасында


“Алдагы елларда да Себер якларына чыгарга уйлыйсызмы?” дигән сорауга да Лена Борханова җавап бирде.

– Безнең традициягә кереп бара инде бу. Яңа еллар уздымы, безнең эчтә “корт” уйный башлый. Без сагына башлыйбыз. Себер ягында дусларыбыз бик күп. Алар безне көтеп торалар бит. Чыгып китү теләге туа, милләттәшләребез белән очрашасыбыз килә, җырлыйсы килә.

Себер ягы програмына кайбер үзгәрешләр кертергә кирәк

“Марсилия” төркеме Томскида Кәримбай йорты каршында
“Марсилия” төркеме Томскида Кәримбай йорты каршында
– Кабат Себер ягына гастрольләр белән чыксак, безгә програмны берникадәр үзгәртергә кирәк булачак. Бу якларда халык җырларын яраталар икән. Таныш булмаган яңа җырларны үз итеп кабул итмиләр, таныш җыр булса, кушылып җырлап утыралар.

Гармун яки баян белән җырлаганны яраталар. Төркемебездә баянчы булдырырга кирәк. Киемнәребезгә милли элементлар кертү өстендә дә эшләргә кирәк. Безнең эстрада киемнәрен яратып бетермәделәр. Програмны тирәнтен уйлап эшләргә кирәк, ди “Марсилия” иҗат төркеме җитәкчесе Лена Борханова.
Новосибирски татарлары кичәсендә
Новосибирски татарлары кичәсендә
XS
SM
MD
LG