Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:11

Русия мөселман хатын-кызлары корылтае алдыннан Татарстан мөслимәләре оешмасы җитәкчесе Наилә Җиһаншина белән әңгәмә.


Мәскәүдә 26 апрельдә беренче мәртәбә Русия мөселман хатын-кызлары корылтае үтәчәк. Ул форум "XXI гасырда мөселман хатын-кызлары һәм аларның җәмгыятьтәге роле" дип исемләнгән. Беренче дисәк тә – беренче тапкыр мөселман хатын-кызлары әле 1917 елда ук җыелган булган. Ул елны Русия күләмендә мөслимәләрнең беренче җыены оештырылган. Ул вакытта аларның максатлары гаиләдә һәм җәмгыятьтә хатын-кызлар эшчәнлегенә карата бердәм фикер булдыру булган. Анда 100 вәкил һәм 300 кунак катнашкан. Мөслимәләрне Русия күләмендә берләштерүне Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдин тәкъдим иткән. Атнакич ачылачак корылтайның төп максаты - Бөтенрусия мөселман хатын-кызлары шурасын оештыру. Бу мәртәбәле очрашуга күп кенә мөселман илләреннән - Күвәйт, Төркия, Иран, Германиядән кунаклар көтелә. Татарстан мөслимәләре берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина белән сөйләштек.

– Наилә ханым, Мәскәүдә 1917 елда үткән хатын-кызлар корылтаена инде 95 ел. Иртәгә шуннан соң беренче мәртәбә Бөтенрусия мөселман хатын-кызлар корылтае үтәчәк. Бу яңа оешма ни өчен кирәк булды?

– Ул оешманың әһәмияте бик зур, чөнки хәзер Русия күләмендә мөселман хатын-кызларның бердәм оешмасы юк. Безгә хатын-кызларны берләштереп, бергәләшеп күркәм чаралар үткәрергә, мөселман хатын-кызларның проблемнарын хәл итү юлларын табарга вакыт җитте дип уйлыйм. Әлбәттә, еш кына хатын-кызлар үзара җыелып конференцияләр, очрашулар үткәрәләр. Әмма ул очрашуларда бу проблемнарны яктырталар гына. Ә инде ул проблемнарны хәл итү юллары әлегә беркайда да каралмаган. Безгә шул проблемнарны хәл итү өчен яңа оешма кирәк. Алланың рәхмәте белән без Русия күләмендә хатын-кызларны дуслаштырып аларга бер юнәлештә эшләргә мөмкинлекләр тудыра алсак, иншалла, максатыбызга ирешкән булырбыз.

Бу оешманы төзү, хатын-кызларны берләштерү тәкъдиме Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдиннән чыкты. Алланың рәхмәте булсын, ул хатын-кызларга беренчеләрдән булып әһәмият биреп, хатын-кызларга хөрмәтен күрсәтеп шушы чараны оештыра, корылтай уздыра.

– Русия күләмендә җитәкче хатын-кыз буларак кемне күрәсез, бармы андый хатын кыз?

– Бу сорауга җавапны иртәгә белерсез, иншалла.

– Сез корылтайны Мәскәүдә үткәрәсез. Русия мөселман хатын-кызларының җитәкчесе Казан кешесе дә була аладыр бит?

– Әлбәттә, ул һәрбер төбәктән, теләсә-кайсы регионнан булырга мөмкин.

– Монда күптөрле илләрдән мөселман хатын-кызлары, кунаклар килүе көтелә. Алар нинди темаларга чыгыш ясаячак? Русия мөселманнары белән алар арасында охшашлык бармы? Мәсәлән, Күвәйт, Төркия яки башка берәр ил булмасын?

– Мин үзем Күвәйттә дә, Төркиядә дә булдым һәм анда яшәүче хатын-кызлар белән танышу бәхетенә ирештем. Әмма, кайда гына булсам да, һәрбер өлкәдә хатын-кызларның проблемнары бер үк. Без бер-беребездән өйрәнеп, тәҗрибә уртаклашып эшли башласак, иншалла, нәтиҗәгә ирешербез.

Ә инде төрек хатын-кызларын алсак, Төркиядәге хатын-кызлар бик күп еллар дәвамында бик актив эшлиләр. Аларның тәҗрибәләре бик күп. Мин оялмыйча гына әйтер идем, безгә әле алардан өйрәнергә кирәк. Шуңа күрә аларның килүе, безнең хатын-кызлар белән танышу, дуслашу һәм бергә-бергә дуслык нәтиҗәсендә төрле проектларны тормышка ашыру өчен дә зур мөмкинлек ачылыр.

– Соңгы вакытта шундый очракларны еш күрәм: безнең хатын-кызлар мөселман булдык, мөселманның милләте юк дип телебезне өйрәнергә теләмиләр. Рус теленнән турыдан-туры гарәп телен өйрәнергә мөмкиннәр, ләкин татарчаны белмиләр. Шул ук киемнәр мәсьәләсендә дә, безнең милли киемнәребез, милләтебез гел читкә тибәрелә. Хәзер яңадан мөселман дип без тагын гарәпләргә, төрекләргә охшап кала торган бер нәрсә булмабызмы? Сезнең бу эшләрдә татарлыгыбыз чагыламы?

– Әлбәттә, чөнки мин үзем дә сезнең фикер белән килешәм. Хәзер ислам киңрәк таралган саен, “исламда милләт юк” дигән нәрсәне ешрак ишетергә туры килә. Әмма мин ул фикер белән ризалашмыйм, чөнки Аллаһы Раббыбыз Коръәни Кәримдә әйткән, мин үземнең кешеләрне кавем-кавем итеп яраттым, дип. Бар гарәпләр, бар төрекләр, татарлар, башкортлар. Алар бит инде бар һәм ничек аларны юк дип әйтеп була? Шуңа күрә һәрбер милләт үзенең гореф-гадәтләрен саклап калырга, телен үстерергә, саклап калырга хакы бар. Инде ул үз йөзен югалтса, без юкка да чыгарга мөмкинбез. Шуңа күрә милли мәсьәлә һәрвакытта да беренче урында.

Әлбәттә, Гарәбстанга баргач гарәп киемен киеп, гарәпләшеп, гарәп культурасына кереп китмим мин. Минем үземнең культурам бар. Мин һәрбер җиргә татар булып барам. Татар булып горурланам. Һәм мине шул татар булганга күрә генә алар хөрмәт тә итә. Мин үз милләтемнән оялсам, качсам, алар мине кабул да итмәс иделәр. Менә шушы милли рух, милли горурлык булган вакытта гына мин алар арасында үземне күркәм кеше итеп хис итәм.

Шулай булгач, нинди генә илләр белән без бер юнәлештә эшләсәк тә, нинди генә проектлар корсак та, әлбәттә, без үз йөзебезне саклап калырбыз.

Милли кием мәсьәләсенә килгәндә дә, без Татарстанда конкурслар оештыра башладык, үзебезнең милли киемнәрне пропагандалау өчен. Без үзебезнең милли костюмнар белән башка илләрдәге конкурсларда да җиңеп чыгарга тиешбез. Җирнең һәрбер почмагында үзебезнең киемне танытырга дигән максат куйдык.

Гомер буена үзебезнең әбиләребез, әниләребез кигән киемнәрне күрсәтеп шуның белән таныта алсак, шул вакытта гына дөрес юнәлеш алып, бу оешманың кирәклегенә дә ышанып эшләрбез, иншалла.

Җаныңда шундый милли горурлык хисең булмаса, бер җирдә дә сине хөрмәт итмиләр. Мин шуны аңладым. Эшләү дәверендә мин шушы фикерне шул кадәр көчле итеп расладым, шуңа күрә, Алла бирсә, бу юнәлеш безнең иң беренче булыр.

Безнең оешмада Чечня, Дагыстан һәм башка республикалардан да вәкилләр булачак, шулай ук Себер якларыннан да. Нинди генә милләттән керсәләр дә, һәрберсе милләт булып сакланырлар. Һәрберсенең үз телендә аралашырга, үз культураларын пропагандаларга мөмкинлекләре булыр, иншалла. Без хатын-кызлар шуның өчен генә дә җәмгыятьтә кирәк була алабыз.

Икенче зур вазифабыз ул, әлбәттә, безнең балаларыбыз. Аларга күркәм тәрбия бирү, милли рухта үстерү, гыйлем биреп күркәм шәхесләр итеп әзерләү бурычына да зур әһәмият бирергә, шул юнәлешләрдә эшләргә телибез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG