Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:16

Соңгы вакытта матбугатта Татарстан ислам экстремизмы үзәгенә әйләнә бара дигән язмалар артты. Мәскәүдән торып Кол Шәриф мәчете тирәсендәге вазгыятьне дә белер-белмәс аңлатучы белгечләр киләчәктә Татарстан куркыныч төбәккә әйләнәчәк дип әйтергә тартынмый.

Накануне.ru сәхифәсенә Якын Көнчыгыш илләре институты җитәкчесе Евгений Сатановский Казанның иң үзәк мәчетләренең берсендә сәләфиләр мөфтине эштән куып чыгарып, анда үз вәкилен кертеп утыртты дип аңлатма бирде. Гомумән, вазгыятьне белмәгән килеш шундый белдерүләр белән чыгу бу махсус эшләнәме, әллә инде берәр стратегик адыммы, әлегә аңлавы авыр.

Сатановский аңлатмаларына игътибар итә калсаң, Казан урамнарында тыелган оешма байраклары куелган машиналар йөрүе дә, хәлифәт булачак дип ачыктан-ачык сүз йөртү дә гадәти әйбер кебек күзаллана. Моннан тыш, инде базарда сатучылардан җиһадка акча да җыя башлыйлар икән. Кыскасы, Идел буе төбәкләре ислам экстремизмы учагына әйләнә бара. Һәм бу өлкәдә Русия җитәкчелеге ниндидер чаралар күрергә тиеш икән.

Руслан Айсин

Руслан Айсин

Бөтендөнья татар яшьләре җыены җитәкчесе, сәяси вакыйгаларны күзәтеп баручы Руслан Айсин сүзләренчә, киләчәктә Татарстан турында мондый мәгълүмати провокацияләр артачак кына. Ул моның артында Русиядәге кайбер сәяси көчләр тора дип саный. Соңгы вакытта Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны федераль үзәккә хөкүмәткә эшкә алачаклар дигән сүзләр дә шул максаттан оештырылган, ди ул. Ягъни, Татарстан элитасы арасында шик тудырып, аны көчсезләндерү хәрәкәте баруын әйтә. Моңа каршы торыр өчен әлбәттә Татарстан президентының сәяси өлкәдә яхшы киңәшчеләре булырга тиеш. Айсин фикеренчә, алар юк.

“Миңнеханов белән килгән кешеләр - яхшы икътисадчылар һәм идарәчеләр. Ләкин Татарстан - ул сәяси проект. Монда беренче чиратта Миңнехановка яхшы сәясәтче булырга һәм үз янына сәясәтне яхшы белгән белгечләрне булдыру кирәк иде. Ләкин ул юк. Һәм бәлкем бу Мәскәү таләбедер. Шул ук милли проблемнарга зур игътибар бирмәү, күбрәк икътисад, җыр-бию белән чикләнү кушылгандыр”, ди ул.

Провокацияләр артырга мөмкин

Айсин соңгы вакытта Кол Шәриф мәчете тирәсендәге вазгыятьне дә хакимиятнең мөселманнар белән диалогка керә алмауларын күрсәтә дип саный. Аның сүзләренчә, Татарстан мөфтие Илдус Фәиз күп кенә хаталар җибәрде һәм бу өммәтне какшата торган гамәлләр булды.

“Фәизнең ачыктан-ачык Рәис Сөләймановлар белән эшләве, мине Мәскәү куйды дип әйтүе дә күп әйбер турында сөйли. Татарстан хакимияте дә аның белән берни эшли алмый. Халыкның күбесе сәяси процесслар нечкәлекләрен белми һәм ул булган ситуацияне хөкүмәт оештырган дип уйлый. Бәлкем бу да Мәскәү тарафыннан ясалган бер провокациядер. Казан Кирмәне эчендә шундый каршылыклар туды дип Сөләймановлар, Яна Амелиналар пычрак мәкаләләр яза башлады. Имеш, ваһһабилар Кирмән эчендә баш күтәрә. Мондый хәлләрне күреп алдан ук стратегик юнәлеш алып барырга кирәк. Сәяси аналитикларның булмавы халыкка зыянга”, ди ул.

Айсин фикеренчә, кайбер көчләргә ситуациянең катлаулануы файдалы булганга, Татарстанда провокацияләрнең артуы мөмкин. Шул ук Казанда урыс милләтчеләрнең баш күтәрүе артында да Мәскәү көчләре торуы ихтималлыгын әйтә. Киләчәктә терактлар да килеп чыкса да, аптырарлык булмаячак.

“Мәскәү элитасы арасында да һәм дөньяда да зур бәрелешләр бара. Без читтә кала алмыйбыз, чөнки Татарстан - үзәк төбәк. Монда мөселман һәм башка факторлар да үз ролен уйный”, ди Айсин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG