Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:59

Чаллыда яшәүче Дамир Галимҗанов шактый еллар Суар тарихы белән кызыксына. Улы Әмир белән “Идел Болгары. Суар каласы” дигән китап та чыгарган. Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевкә Суарны да татарның тарихи урыны итү турында мөрәҗәгатьләр юллаган.


Борынгы Болгар дәүләтендә шәһәрләр, кирмәннәр күп булган. Шулардан хәзер Татарстан җирендә булган Болгар, Биләр шәһәрлекләренә игътибар зурдан бирелә. Болгар патшалыгында Суар шәһәре дә булып, тарихта эзен калдырган.

Дамир Галимҗанов Суардан ерак булмаган (10 чакрым) Борнай авылында туып-үскән. Ул озак еллар шушы төбәк тарихы белән кызыксына. Галимнәрнең тарихи язмаларына нигезләнеп китаплар да чыгара. Улы Әмир белән апрель аенда бастырган китабы “Идел Болгары. Суар каласы” дип атала. Без бу китапның эчтәлегенә артык кермичә генә, Дамир әфәнде белән Cуар яклары хакында сөйләшеп алдык. Ул үзе инде озак еллар Чаллыда яши. Шулай да туган җире Әлки, Суар, Борнай яклары белән элемтәләрне өзмәгән. Борынгы Суар турындагы сөйләшүләр аңа бала чактан ук билгеле икән.

“Идел Болгары. Суар каласы” китабы

“Идел Болгары. Суар каласы” китабы

“Суар җирен миңа беренче тапкыр әтинең энесе Рәҗәп авылында яшәгән Муса хәзрәт күрсәтте. Бу 1969 еллар, минем 5 сыйныфларда укыган чаклар булгандыр. Рәҗәп авылына Сабантуена төшкәч, Суарга барып корбан ашлары үткәрделәр.

Безнең туган җир элек Кузнечиха районына керә иде. Бу районны бетергәч, Спасс районында калдык. Безнең Борнай авылы исеме Бодай, Борай атамалары белән бәйле. Бу хакта күп язылды инде.

1989 елдан төбәгебез тарихы белән кызыксынам. Суар исеме белән бәйләп мәчетләр төзү, ширкәтләр булдыру турында да эш алып барып карадым. Вакыт узды, оештыра башлаган ширкәтләр дә ябылды.

Китап чыгару эшенә керешүемә Вахит Имамовка рәхмәтле. Туган як тарихына игътибар бирергә кирәклеген миңа ул төшендерде. Менә шуннан соң кечкенә-кечкенә булса да, 50шәр данәдә унлап китабым чыкты.

Суарны чуашлар да үз итә


Чуашлар тарафыннан да “Суар” атамасына кызыксыну зур. Танылган чуаш язучысы Петр Хузангай да безнең якныкы. Мин аның авылындагы мәктәпне тәмамладым. Ул 1930 елларда ук Суар темасы, суар халыклары турында яза башлый. 1934 елда аны кулга алалар. Суарлар хакында язуы турында Сталинга да җиткерәләр. Кулга алынып 7 атна узгач, Хузангайдан кабат сорау алалар. Шунда ул, суар халыклары юк, бу – язучы уйдырмасы дип котыла. Иреккә чыккач, Казанга кайта. Татарстан язучылар берлегенә килгәч, тагын кулга алыну куркынычыннан аны Сибгат Хәким коткара. “Әйе, без – язучылар төрле исемнәр биреп, халыклар турында әкиятләр язабыз”, дип аны эзәрлекләүләрдән яклаган.

Сугыш вакытында журналист Хузангай үз мәкаләләрен “Суваров” исеме белән бастыра. Кенигсбергта ул каты яраланып госпитальгә эләгә. Чуашның танылган язучысы белән булган бу хәл турында Сталинга да барып ирешә. Сталин күрсәтмәсе белән Хузангайны дәвалану өчен очкыч белән Чабаксарга кайтаралар. Менә шуннан соң инде Петр Хузангай элек булган гаепләүләрдән арына шикелле.

Шуннан соң Хузангай суарлар турында күп язды. Аның язмаларында Суарны чуашлар ягына бору да күзәтелде. Мин соңгы елларда Суарны, “суар” сүзен чуашлар ягына гына аударып калдырмау буенча эш башладым. “Суар” газеты мөхәррире белән дә сөйләшкән булды. Анда Суарны татар тарихы белән бәйләү кирәклеге хакында әйттем. Бу фикер Казан галимнәре тарафыннан да яклау тапты.

Төрки календарь имәндә булган


Суар шәһәрлегенең берсе – Борнай каласы булган. Биредә төрки халыкларның үзенчәлекле календаре дә булган. Зур итеп алка уратып алганнар. Ул алка уртасында нык имән калдырылган. Ул имән уртасына таяк куелган була. Шул таяк кояш чыгышы-батышы якларын, көн белән төннең тигезләшүен күрсәткән. Чәчү чорын да шуннан белгәннәр.

Борнайда суар халыкларына куелган истәлек

Борнайда суар халыкларына куелган истәлек

Әйе, Суарда өйрәнерлек әйбер күп булган. Бар институтлар Болгар һәм Биләр, Зөя белән шөгыльләнә. Суар әллә ничәнче урында калып килә. Шулай да хәзер “Суар” фонды төзү турында сүзләр күтәрелә. Суарның тарихи чынбарлыгын кайтаруда министрлыклар, район хакимияте зур эш башларга тиештер.

Суар турында сүзләр булгач,безнең якта беркадәр юллар, күперләр салынды инде. Чаллыдан Суарга бүгенге көндә 12 гаилә күчеп тә кайтты. Спасс районы хакимияте аларга шушында бушап калган йортларны да биргән. Алга таба ярдәм итәселәрен дә әйткәннәр. Андагы урын бик матур. Балыгын да үрчетәләр, чәчәкләрен дә үстерәләр. Суар аз гына җанлана башлады”, диде Дамир Галимҗанов.

Дамир Галимҗанов Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев белән беркадәр элемтәдә тора. Ул аңа Болгар хәрәбәләрен торгызу белән бергә, Суарны да татарның тарихи урыны итү турында мөрәҗәгатьләр юллаган. "Бу мөрәҗәгатьләр Миңтимер Шәрип улына барып ирешкән, хәзер җавап көтәм", ди Дамир әфәнде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG