Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Туган тел көнен билгеләп узалар


26 апрельдә шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә Татарстанда Туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан татарстанлыларны Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

“Яшьләрнең үз туган телләрен белүе һәм ана телендә аралашуы өчен шартлар тудыру – хакимият белән җәмгыятьнең уртак бурычы. Илебездәге иҗтимагый татулыкның һәм демократик үсешнең дә нигезе шул”, ди ул үз котлавында.

Туган тел көнендә республикада төрле чаралар каралган.
XS
SM
MD
LG