Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырның элекке премьерына президент сайлавында катнашырга рөхсәт ителде


Мисырның сайлау комиссиясе элекке премьер-министр Әхмәт Шафикны ил президентлыгына намзәт буларак кире теркәде.

Мисыр парламенты бәреп төшерелгән элекке президент Хөсни Мөбәрәк хакимиятендә эшләгән кешеләргә президент сайлавында катнашуны тыйганнан соң, Шафик сайлауда катнашуда читләштерелгән иде.

Шафик бу карарны шикаять итте һәм җиңеп чыкты.

Ул Мөбәрәк заманында билгеләнгән соңгы премьер-министр булды. Илдә чуалышлар башлангач узган елның февралендә вазифасыннан китте.
XS
SM
MD
LG