Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан премьеры мәхкәмәне хөрмәтләмәүдә гаепле дип табылды


Пакстанның югары мәхкәмәсе премьер-министр Йосыф Раза Гиланины мәхкәмәне хөрмәт итмәүдә гаепле дип тапты, әмма төрмә хөкеме чыгармады.

Пакстан премьерына гаепләүләр февральдә белдерелгән иде. Ул Швейцария хакимиятеннән Пакстан президенты Асиф Али Зәрдарига карата коррупция эшен яңартуны сораудан баш тартты. Швейцариядә тикшерү 90нчы елларда башланган иде һәм Пакстан үтенече белән 2008 елны ябылды.

Гилани Зәрдарига карата гаепләүләр артында сәясәт тора һәм Зәрдари дәүләт башлыгы буларак кагылгысызлык хокукына ия диде.

Пакстан премьерын алты айлык төрмә җәзасына хөкем итәргә мөмкиннәр иде, әмма мәхкәмә символик карар чыгарды. Гилани бүгенге утырыш тәмамланганчы мәхкәмә бинасында калачак.
XS
SM
MD
LG