Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен урысча кайгырту модага керде


21 апрельдә Ирек мәйданында татар телен яклап үткән пикет
21 апрельдә Ирек мәйданында татар телен яклап үткән пикет

Ике телле сәхифәләр уңышка китермәячәк һәм шулай ук татар чараларында урысча да сөйләргә кирәк дип әйтүчеләр дә бар.

Татар телен һәм татар милләтен саклау өчен тырышучы кайбер иҗтимагый оешмалар булачак чаралары турында мәгълүматны, ягъни пресс-релизларын урыс телендә генә җибәрә. Алар: «Татарчага үзегез тәрҗемә итәрсез инде, яме», дип әйтеп куярга да мөмкин. Татар теле һәм милләт турында актуаль мәкаләләр язучы сәхифәләр дә бар. Милли чараларны оештыручы милләт җанлы шәхесләрнең, туган телләрен бик яхшы белүгә карамастан, үзара очрашкан вакытка татарчалы-урысчалы, йә булмаса урысча гына сөйләшкәннәре дә күзгә ташлана.

Матбугат.ру сәхифәсенең нәшире Данил Сәфәров бу хәлләр куркыныч күренеш түгел дип әйтә.

Данил Сәфәров
Данил Сәфәров
«Татарның бик күп өлеше, без аларны маңкорт дип атыйбыз, татарча белми. Әмма аларның татарча белү потенциалы бар. Әгәр татарча чаралар урыс телендә дә үткәрелсә, е.татар шикелле башка татар сәхифәләре рус телендә ачылса, киртәне берникадәр җимерергә ярдәм итәр иде. Бу начар әйбер түгел. Рус теленнән ниндидер табу ясап, бөтенләй күз йомып куйсак, беренчедән, маңкортлашкан татарларны без берничек тә җәлеп итә алмаячакбыз, икенчедән, ниндидер агрессия барлыкка киләчәк. Рус теленә агрессия белән карарга кирәкми », ди Сәфәров.

Аның фикеренчә, урыс телен кызыксындыру ысулы буларак куллану отышлы булыр иде. Милләтне, телне саклауга багышланган мәдәни чараларда, татарча белмәгәннәр дә аңласын өчен, төп мәгънәсе генә булса да урысча җиткерелергә тиеш. Татарларны яклыйбыз дип җыелып, бер генә татар сүзе дә ишетелмәсә – бу иң куркынычы булачак, ди ул.

Татар дөньясы турында сөйләүче, татар проблемнарын күтәрүче рус телендәге сәхифә уңышлы булачакмы, дигән сорау да туа. Ник дигәннән, урыс телен Русиядәге бөтен татарлар да белә бит.

«Татар дөньясы турында рус телле сәхифә ачасың икән, аның аудиториясе шулай ук бик чикле булачак. Татарлар алар татарча сәхифәләрдә утыра, татарча белмәгәннәр татар дөньясы белән бөтенләй кызыксынмый һәм башка җиргә китә,» ди Сәфәров.

Урысча сөйләшкән татарларга тәнкыйть күзлеге аша карамаска тәкъдим итә ул. Казанда 80 проценттан артык татар яшьләре бөтенләй татарча аңламый, әзрәк аңласа да фикерен туган телендә җиткерә алмый, ди ул. Татарча белеп тә гел урысча гына сөйләшүне – начар күренеш дип, ә татарча да һәм русча да сөйләшүчеләрне – полиглотлар дип атый ул.

Сәфәров фикеренчә, чын күңелдән оештырылмаган милли чараларга рус телендә генә пресс-релизлар таратып яталар.

Республикадагы элита татар теленә икенчел итеп карый

«Звезда Поволжья» газеты нәшире, сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов, Мәскәүдән төптән уйланган хәйләкәр сәясәт алып барылганга, татар телен кулланучылар да көннән-көн кими бара, дип әйтә. Аның фикеренчә, татар телендә югары белем бирелмәү, республикада татар телен һәм милли мәнфәгатьләрне яклаучы кануннар чыкмау һәм тагын бик күп сәбәпләр үзенең тискәре ролен уйный.

Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов
«Җитәкчелекнең татар мәдәниятенең нинди урында булырга тиешлеге турында планы да юк. 10 елдан соң аның ничек буласы да билгеле түгел. Сайланган президент Владимир Путин һәм төрле фиркаләр, мисал өчен, ЛДПР, коммунистлар һәм башкалар һаман бер әйбер турында гына сөйли. Алар, милли нигездәге дәүләт төзелеше Советлар берлеге таркалуга китерде, инде Русия дә таркалмасын өчен мондый бүленешне юкка чыгарырга кирәк, ди.

Республикадагы элита һәм дәүләттәгеләр татар мәдәниятенә һәм теленә икенчел итеп карый. Русиядә татар теленә мохтаҗлык юк. Кыргый капитализм чәчәк атканга күрә, барсы да башларын югалтыр дәрәҗәгә җитеп, байлык артыннан чапканда, гади кешеләр дә кайсы телдә сөйләшүнең нинди аермасы бар, ә иң әһәмиятлесе синең кесәңдә күбрәк долларлар булырга тиеш дип уйлый башлый.

Татар мәдәниятен берьяктан акча юкка чыгарса, икенче яктан, үзәкнең уйлап эшләнгән сәясәте юк итә», ди Әхмәтов.

Аның фикеренчә, бу исә бигрәк тә яшьләр арасында татар теленә битарафлыкка китерә. «Звезда Поволжья» һәм «Вечерняя Казань» газетларын алдыручыларның 70-80 процентлабы татарлар дип әйтә ул.

Татарчалы-урысчалы газетлар укучысын таба алмады

«Безнең гәҗит» нәшире Илфат Фәйзрахманов татар матбугатына һәм татар милләтенә кагылган мәсьәләләргә игътибар җәлеп итү өчен рус телен файдалана. Твиттерда ул урыс телендә бик кыска гына мәгълүмат биреп бара. Шулай да Фәйзрахманов сүзләренчә, татар проблемнары турында урысча язу татар теленнән бизгән һәм татар телен онытып барган кешеләрдә ана теленә мәхәббәт һәм милли горурлык уятмый. Урыс телле татарлар милләте ясауга гына этәрәчәк.

Илфат Фәйзрахманов
Илфат Фәйзрахманов
Фәйзрахманов, матбугат та, сәхифәләр дә йә урысча, йә татарча гына булырга тиеш, дип әйтә.

«Безнең.ру интернет сәхифәсендә мин русча мәкаләләр бастырмаячакмын. Чуар ямаулыклы тастымал кебек, йә булмаса чуар тавык кебек булырга тиеш түгел. Татарчалы-урысчалы телевизион тапшырулар да, татарчалы-урысчалы газетлар да үзләренең аудиториясен таба алмады. Йә татарча гына, йә русча гына булырга тиеш», диде Илфат Фәйзрахманов.
XS
SM
MD
LG