Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур төбәгендә Тукайга багышлап фольклор бәйрәме үтте


Бәйрәмнән күренеш
Бәйрәмнән күренеш

Сакмар районының Татар Каргалы һәм Үрге Чебенле мәктәбе укучылары Габдулла Тукайның туган көнен быел фольклор бәйрәме белән каршылады. Татар халкының Яңгыр теләү, Сабантуе, Исем кушу, Аулак өй кебек ун йоласы сәхнәләштерелде.


Бу бәйрәмгә укучылар озак хәзерләнде: әдәбият дәресләрендә Тукай шигырьләре яңгырады, рәсем дәресләрендә әкият геройлары кәгазьгә төште, хезмәт дәресләрендә милли киемнәр тегелде. Иң элек һәрбер сыйныф үзенә ошаган йола сайлап алды. Аннан укытучылар, әни-әтиләр, туганнар барысы да ярдәмгә килде. Хәтта “Нәүрүз” бәйрәменә күрсәтеләчәк бөртекләр да үсеп җиткән иде. Ниһаять, көтелгән көн дә килеп җитте.

Шушы көннәрдә Оренбур төбәгендәге 30 градус җылылыктан, бәлки “Яңгыр теләү” йоласы коткарыр дип тә шаяртты бишенче сыйныф укучылары.

Бәйрәмнең шарты – һәрбер сыйныф укучысы милли киемдә булырга тиеш. Мәсәлән, Каргалы мәктәбенең 400-дән артык укучысы милли кием текте. Кәләпүш-калфаклар чигелгән, күлмәкләр тегелгән, сүзләр ятланган, борынгы такмакларга кадәр өйрәнелгән.

Бәйрәмгә хәзерлекләре хакында алтынчы сыйныф укучысы Ринат Мурсалимов түбәндәгеләрне сөйләде:

“Бу бәйрәм безгә бик ошады. Музыка укытучысы, сыйныф җитәкчесе – барысы да безгә ярдәм иттеләр, зур рәхмәт аларга. Ә такмаклар әйтү буенча бездә ансамбль барлыкка килде."

Татар халкының матур йоласы – “Каз өмәсе”н күршеләр Үрге Чебенле мәктәбе укучылары күрсәтте. Уңган авыл халкының казлары да зур.

Оренбур төбәге авылларында Ураза да тоталар, корбан да чалалар, килен дә төшерәләр, Сабантуй да үткәрәләр. Бу йолаларны балалар күреп үсә. Шуңа күрә дә йола бәйрәмнәренең күренешләрен балалар аңлап сәхнәләштерде.

Соңгы елларда Каргалы авылында мөселман туйларын үткәрү яңадан халыкның тормышына әйләнеп кайтты.Әти-әниләр, укытучылар ярдәме белән оештырылган бу бәйрәмнең үз максатлары да бар. Каргалы мәктәбенең татар теле укытучысы Хафизә Ягъфарова болай дип сөйләде:

“Бүгенге бәйрәмдә балалар үзләренә мирас алдылар. Әлеге йолаларның һәрберсе бала күңеленә барып җитсен иде дигән максат белән үткәрәбез бу кичәләрне. Киләчәктә дә без әлеге эшне дәвам итәчәкбез”.

Габдулла Тукайның туган көнен Каргалы авылы мәктәбе укучылары ел саен төрлечә итеп үткәрә, ләкин бәйрәмнәрнең максаты бер: туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклау.

Узган елны Туган тел көне шигырь һәм җырлардан торган булса, бу юлы балалар татар халкының 10 йоласын сәхнәләштерде. Кичә Тукайның “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG