Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:45

Кулга алынган Pussy Riot төркеме Медведевка мөрәҗәгать юллады


Кулга алынган Pussy Riot төркеме кызлары Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать юллады. Алар үзләренең конституцион хокуклары бозылуы турында белдерә.

Кызларның адвокаты Николай Полозов мәгълүмат агентлыкларына белдерүенчә, аларның мөрәҗәгатен Медведевка кичәге Русия телевидениеләренә әңгәмәгә кадәр журналист Марианна Максимовская тапшырырга тиеш булган.

Полозов сүзләренчә, Pussy Riot кызлары президенттан генераль прокуратурага аларның җинаять эзәрлекләве һәм сак астында тотылуы канунилыгын тикшерүләрен сорауны үтенгән.

Элегрәк экспертиза Pussy Riot кызлары гамәлләрендә нәфрәт һәм дошманлык чалымнары тапмады. Ягъни кызларга гаеп белдерелгән “хулиганлык” мәддәсе расланмый булып чыга. Шул ук вакытта Мәскәү полициясендә яңа экспертиза билгеләнүен белдерделәр.

XS
SM
MD
LG