Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта Тимошенко тарафдарлары Югары Рада каршында йөреш уздырды


Киевта Украина Югары Радасы бинасы каршында элекке премьер Юлия Тимошенко тарафдарлары йөреш уздырды. Алар “Бандитларны куыгыз” дип кычкырып президент идарәсе бинасына таба юл алды.

Оппозиция башлыклары шунда ук брифинг оештырып Украинадагы кеше хокуклары вәкиле Нина Карпачеваның бүген Европа берлеге илләре вәкилләре белән очрашачагын әйтте. Омбудсмен дипломатларга Тимошенконың Харьков колониясендә кыйналуы турындагы дәлилләрне күрсәтергә җыена.

Алдагы көнне президент Виктор Янукович хокук саклау оешмаларына Тимошенконың колония хезмәткәрләре тарафыннан кыйналуының дөреслеген тикшерергә кушты.
XS
SM
MD
LG