Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерханда мөселман зиратындагы каберлекләр мәсхәрәләнгән


Алабуга татар зиратында да кабер ташлары ватылган иде
Алабуга татар зиратында да кабер ташлары ватылган иде

Әстерханның үзәк мөселман зиратында мөселман каберлекләре мәсхәрәләнгән. Мондый хәлләр Түбән Новгородта да, Алабугада да булган иде.

Әстерхан мөселман зиратына кешеләрне соңгы юлга озату белән шөгыльләнүче “Демар” оешмасы хезмәткәрләре килгәч, берничә каберлектә ташларының ауганын һәм ватылганын күргән.

Ансур.ру язуынча, зиратны карый башлагач, тагын шундый 20гә якын очрак ачыкланган. Соңрак берничә кеше туганнарының каберлекләре мәсхәрәләнүеннән зарланып мөрәҗәгать иткән.

Хокук саклау оешмасы вәкилләре бу урынны карап барысын да теркәгән һәм җинаять эше ачылган, ләкин күпләр каберлекләрне тар-мар итүчеләрнең табылуында шикләнә, чөнки Русиядә бу инде беренче генә очрак түгел.

Мисал өчен, Түбән Новгородта мондый хәлләрнең әледән-әле күзәтелүен беләбез. Кстово шәһәрендә унлап каберлек мәсхәрәләнгән иде.

“Шәһәр зиратының мөселман өлешендәге кабер ташлары урыннарыннан кузгатылган, каберлек уратылып алган рәшәткәләр сындырылган. Кабер ташларындагы фотоларга тәре, свастика рәсемнәре ясалган”, диде ул чакта “Азатлык”ка Түбән Новгород мөселманнары диния нәзарәте рәисенең урынбасары Абдулбари хәзрәт Мөслимов.

Шулай ук, Татарстанның Алабугадагы татар бистәсе зиратында да 30дан артык кабер ташлары алып ташланган һәм ватылган, чардуганнар җимерелгән иде. Гаеплеләрне табу, аларга җәза бирү урынына зираттагы кабер ташларының җимерелүен ул чакта милиция җил-давылга сылтаган иде.
XS
SM
MD
LG