Accessibility links

Кайнар хәбәр

Днепропетровскида шартлауда зыян күрүчеләр арта


Днепропетровскида берничә шартлауда зыян күрүчеләр саны 27гә җитте. Бу хакта Украина гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерә.

Беренче шартлау опера театры каршындагы трамвай тукталышында була. Шартлаткыч йә трамвайда, йә чүп савытына куелган булган. Трамвайда барган 3 юлчы төрле җәрәхәтләр ала, шулай ук машинада узучылар да зыян күрә.

Берничә минутта Днепропетровски үзәгендә Родина кинотеатры янында, Серова урамында һәм Карл Маркс проспектында 3 шартлау була. Барлык дүрт очракта да шартлаткыч җиһазлары кулланыла. Бу терактлар артында кем торуы әлегә мәгълүм түгел.

Хәзер шәһәр үзәген хокук саклау хезмәткәрләрен камап алган, шартлау булган урында тикшерүчеләр эшли. Днепропетровскига Украина эчке эшләр министры Виталий Захарченко киткән. “Теракт” мәддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Украина оппозициясе фикеренчә, хакимият бу шартлауларны илдә гадәттән тыш хәл кертү өчен кулланырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG