Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:09

Медведев “Бердәм Русия”не җитәкләргә ризалашты


Майда үз вазифасыннан китүче Русия президенты Дмитрий Медведев бүген “Бердәм Русия” фиркасенә керергә һәм аны җитәкләргә ризалашты.

Партиянең активистлары белән очрашуда ул барлык җыелучыларга һәм аеруча да аны бу вазифага тәкъдим иткән премьер Владимир Путинга ышанычлары өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Медведев шулай ук киләчәктә Русия президенты нинди дә булса фирка вәкиле булырга тиешлеге турындагы фикерен әйтте. Юкса сайлаучылар хакимияттә нинди сәяси көч торганын аңламаячак.

XS
SM
MD
LG