Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:40

Ригада Европа татар яшьләре форумы үтте


27-29 апрель көннәрендә Латвия башкаласы Ригада I Европа татар яшьләре форумы узды. Азатлык радиосы форумның кайбер чараларыннан туры трансляция оештырды.


Җомгадан якшәмбегә кадәр узган җыенга Европаның төрле илләреннән татар яшьләре вәкилләре җыелды.

Җомга көнне Риганың Козакевич исемендәге поляк мәктәбендә Европаның яшь татар талантлары концерты булды. Латвия башкаласындагы шушы тамаша Европада яшәүче татар яшьләренең Беренче форумын ачып җибәрде дияргә була. Анда Эстония, Литва, хуҗа ил - Латвиядә яшәгән яшь татар үзешчәннәре чыгыш ясады, Казаннан килгән кунаклар да катнашты. Форумның үзенә исә делегат булып Балтыйк буе илләреннән, шулай ук Польша, Чехия, Германия, Швециядән 60-лап вәкил җыелды.

Шимбә көнне көндезге унбердә Европа татар яшьләренең I форумының пленар утырышы ачылды.

Тәштән соң фикер алышулар булды. Фикер алышуларда сүз татарны Европа киңлекләрендә саклап калуда мәдәният һәм традицияләрнең роле, Европада татар телен өйрәнү һәм саклау проблемнары турында барды.

Кич белән форумда катнашучыларга Татарстан артистлары концерты тәкъдим ителде.

Якшәмбе төшкә кадәр татар яшьләр оешмалары һәм хәрәкәтләре җитәкчеләре җыены узды. Төштән соң форум делегатлары чыгышлар ясап, форум эшен йомгаклады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG