Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:05

Быел азык-төлек бәясе төшәр дип көтелә. Әмма һава шартлары начар булса, дөньяда азык-төлек тупланмалары җитәрлек түгел.

Дөнья банкы нефть бәясенең артуы һәм һава шартларының начар булуы сәбәпле азык-төлекнең кыйммәтләнүен белдерә. Әмма бу көздә көтелгән яхшы уңыш бәяләрнең төшүенә китерергә мөмкин.

Бер елдан аз гына элегрәк дөньяда азык-төлек бәяләре моңарчы беркайчан да булмаган дәрәҗәгә күтәрелеп, бераздан кире төште. Дөнья банкы бу үзгәрешләрне зур игътибар белән күзәтеп бара.

Дөнья банкы белдерүенчә, азык-төлек бәяләре бу ел башыннан бирле инде сигез процентка күтәрелгән.

Дөнья банкының баш икътисадчысы Һосе Куеста: «Бәяләр 2011 елның декабре белән чагыштырганда сигез процентка артты. Хәзер алар 2011 елның февралендәге тарихи биеклектән бары алты процентка гына түбәнрәк», ди.

Бу елның беренче чиреге турындагы хисапка караганда, бәяләр азык-төлекнең дөгедән кала барлык төрләренә дә күтәрелгән. Дөньяда бодай бәясе алты процентка, шикәр бәясе биш процентка арткан.

Куеста әйтүенчә, бәяләрнең артуы беренче чиратта энергия чыганакларының кыйммәтләнүе һәм бу елның беренче айларында һава шартларының начар булуы белән бәйле.

Бу бәяләрнең артуы дөнья күләмендә дә, төбәкләрдә дә күренә һәм бу артуның сәбәпләре беренче чиратта нефтьнең кыйммәтләнүе, Азиядәге азык-төлек импортлаучы илләрнең ихтыяҗы зур булу, долларның арзанлыгы, Европада һәм Көньяк ярымшарда һава шартларының начар булуы белән бәйле.

Шул ук вакытта Дөнья банкының бу хисабында өмет уятучы шартлар турында да әйтелә.

Бу хисапка караганда, быел һәм 2013 елда яхшы уңыш җыелып азык-төлек бәяләре төшәр дип көтелә.

2010 ел ахырында һәм 2011 ел башында азык-төлек бәяләре күтәрелү нәтиҗәсендә игенчеләр ихтыяҗ иң зур булган ашлык төрләрен күбрәк чәчеп уңышны арттырган.

Ла-Нинья һәм Эль-Ниньо бәяләрне арттыра

БМОның Римдагы Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең баш икътисадчысы Консепсион Калпе әйтүенчә, азык-төлек бәяләренә тәэсир итүче башка шартлар да бар.

Шуларның иң мөһиме – һава торышы. Соңгы елларда дөньяның төрле урыннарында игенчеләр өчен һава торышы бик начар булды. Әмма алдагы елларда уңай һава булыр дип көтелә.

"Без һава торышында көтелмәгән хәлләр булмас дип көтәбез. Бу өметләр метереология агентлыклары фаразларына нигезләнә. Алар үз фаразларын соңгы елларда азык-төлек җитештерүгә нык тәэсир иткән һәм быел алай ук көчле булмаган Ла-Нинья һәм Эль-Ниньо күренешләренә нигезли", ди Калпе.

Ла-Нинья һәм Эль-Ниньо – дөнья океаннарының суынуы яки җылынуына бәйле һәм бар дөньяга тәэсир итүче бер-берсенә капка каршы ике төрле климат күренеше. Ла-Нинья корылык һәм гадәттән тыш салкын кышлар алып килә, Эль-Ниньо су басулар һәм җылы кышлар китерә. Аларның икесе дә иген уңышын нык киметә.

Калпе әйтүенчә, әгәр быел һава шартлары көтелгәнчә яхшы булса, мул иген уңышы бәяләрнең төшүенә китерергә тиеш. Авыл хуҗалыгының һәр өлешендә мөһим булган ягулыкның кыйбатлыгы да азык-төлек бәяләре төшүгә комачауламаячак.

Шулай да Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре азык-төлек бәяләрен күзәтеп баручы беркем дә киләчәкне зур ышаныч белән фаразлый алмый, ди.

2012-13 ел уңышларына зур өмет белән караучы Дөнья банкы да, Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсе дә, дөньяда һава торышының уңай булачагына өметләр акланмаган очракта, ихтыяҗны каплау өчен җитәрлек азык-төлек тупланмалары булмавын истә тота.

«Дөньяда азык-төлек тупланмалары бик түбән, тиешледән түбәнрәк булу сәбәпле дөнья базарында вазгыять әле бик куркынычлы булып кала. Ягъни, көтелмәгән хәлләр килеп чыкса, начар иген уңышы сәбәпле күтәрелүче бәяләрне тоткарлау өчен берни дә булмаячак», ди Калпе.

XS
SM
MD
LG