Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда качкан хокук яклаучы АКШтан сыену сораган


АКШтагы хокук яклау оешмасы хәбәр итүенчә, Кытайда өйдә сак астында тотылган танылган хокук яклаучы Чэнь Гуанчэн бүгенге көндә "АКШ яклавында". Аннан алда хокук яклаучының дуслары аның Пекиндагы АКШ илчелегенә сыену сорап барганын хәбәр итте. Бу хакта рәсми белдерүләр булмады. Вашигтон һәм Пекин арасында Чэньнең язмышы турында сөйләшүләр бара, дип фаразлана.

Чэнь Гуанчэн Кытай хакимиятләренең бала тууны чикләү сәясәтен фаш иткән һәм җир мәсьәләрендә төрле эшләр алып барган адвокат. Киләсе атнада Пекинга барырга җыенган АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Чэнь Гуанчэнне иреккә чыгаруны сорап Кытай хакимиятләренә берничә тапкыр мөрәҗәгать итте.
XS
SM
MD
LG