Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскиның «Умырзая» ансамбле Казанда чыгыш ясады


 «Умырзая» “Җырлыйк әле” тапшыруында чыгыш ясый
«Умырзая» “Җырлыйк әле” тапшыруында чыгыш ясый

Күптән түгел Казанда «Умырзая» татар-башкорт фольклор ансамбленең иҗат кичәсе үтте. Татарстан башкаласына Омски үзешчәннәре Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты чакыруы белән барды.


Казанда чыгыш ясау өчен «Умырзая» махсус програм әзерләде. Зур игътибар Себер татарлары җырларына, сирәк башкарыла торган халык һәм авторлар әсәрләренә бирелде.

Концерт “Казан” милли-мәдәни үзәгендә, тамашачы белән тулы залда барды. Тамашачылар арасында Русиянең төрле төбәкләреннән Сабан туе укуларына килгән милләттәшләребез, балалар бакчалары тәрбиячеләре, Казанда белем алучы чит ил татар студентлары, галимнәр, артистлар – гомумән, милләтебезнең күп кенә зыялылары булды.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров концерт барышында коллективны сәламләп, Омскиның “Умырзая” ансамбле шушы инде, бу фидакарь кешеләр Себер җирендә татарны саклаучылар, халкыбызны җыеп, берләштереп, татар киләчәгенә өмет биреп торучылар, аларның концертлары халык рухы белән сугарылган, милләтебезгә шундый милләтпәрвәр кешеләр насыйп булсын, киләчәктә дә очрашулар булып торсын, диде.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында
Ринат әфәнде Омскиның милли-мәдәни мохтарияте рәисе, иганәче Тамир Алимбаевка Татарстан президентының дипломын тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының рәхмәт хатлары белән “Умырзая” ансамбленең элекке җитәкчесе Гафия Алеева, 60 яшьлек юбилее уңаеннан ансамбль җырчысы Римма Мөхәммәдуллина, Омски татар милли-мәдәни мохтариятенең кайбер активистлары, ансамбльгә иҗат итү мөмкинлекләре тудыручы Омск шәһәре “Красная гвардия” исемендәге мәдәният йорты мөдире Ирина Лапшина бүләкләнде.
Флера Сәйфуллина тәбрикли
Флера Сәйфуллина тәбрикли
Концертны «Умырзая» коллективының 35 кешедән торган хоры Әхмәт Фәйзи сүзләренә башкарыла торган «Умырзая» җыры белән башлап җибәрде һәм Булат Сөләйманов сүзләренә Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар иҗат иткән «Себер гимны»н башкарды.

Тамашачылар һәр чыгышны озаклап алкышладылар. Програмның төп өлешен тәшкил иткән Себер татарлары легендасы, «Тубылгы» дип исемләнгән җырлы-биюле фольклор күренеш аеруча җылы каршы алынды.
«Тубылгы»дан күренеш
«Тубылгы»дан күренеш
Татар халкының мәшһүр әдибе Туфан Миңнуллин, концерт тәмамланганнан соң, «Тубылгы» күренешендә башкарылган шул ук исемдәге җырның сүзләрен язып та алды. Омски өлкәсенең Тара шәһәрендә туып үскән, Казан шәһәрендә гомер кичерүче Фәрзәнә ханым Кулиева сәхнәгә күтәрелеп рәхмәтләрен, фикерләрен әйтте, аңа филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Юсыпов кушылды: “Себер татарларында бер гаҗәеп вакыйга булганда, бик кән ирмәк булып китепте, каттым да калдым, диләр, без чынлап та, без каттык та калдык, бик зур рәхмәт сезгә, киләчәктә дә репертуарыгызда җирле күренешләр, шушы җырлар тагын да күберәк урын алсын ”.
БТКда очрашу
БТКда очрашу

Шулай ук җылы сүзләрен озак еллар Тубыл педагогия университетында татар бүлеген җитәкләгән, бүгенге көндә Казан федераль университетында эшләүче галимә Флера Сәйфуллина белдерде: “Сез бүген чынлап та Казанны алдыгыз, безнең күңелләрне яуладыгыз. Иң сөендергәне шул, олы абыйлар, өлкәннәр белән бергә яшьләрегез үсеп килә, Аллага шөкер. Кайбер яшьләр бииләр генә, бию өчен тел кирәкми. Ә сезнең яшьләр сөйләшәләр дә, җырлыйлар да, шунсы мөһим. Бу җиңүегез белән котлыйбыз, тагы да олыдан-олы иҗат уңышлары телибез”.
Тукай музеенда
Тукай музеенда
Ансамбльгә йөрүчеләрнең шактые Казанда беренче мәртәбә булды. Коллективка оешкан көненнән йөрүче Римма һәм Нәгыйм Мөхәмадуллиннар да, Казанда себер татарлары җырларын башкарып тамашачыларның мәхәббәтен яулаган Фәгыйлә Чумарова, Рима Баратова да, 2-3 ел элек кенә килеп кушылган яшьләр дә бу сәфәрдән бик канәгать булуларын белдерделәр.

Ансамбль җырчысы Гөлнара Макаревич: “Казанга өченче мәртәбә баруыбыз, бер мәртәбә фестивальдә булдык, ике мәртәбә концерт куйдык. Бу концертыбыз аеруча югары дәрәҗәдә булды, минем сүзләрем түгел бу, концерттан соң сәхнәгә менеп әйткән олпат кешеләр фикере. Үзем дә бик горурланам, бик күтәрелгәнсез диделәр. Андагы халыкка исем китте, ничек алар аягүрә басып кул чаптылар, куанычтан безнең күз яшьләребез чыкты, «Себер гимны»на да. «Казан кичләре»нә дә шундый алкышлар булды. Һәр башкарылган җырыбызны, биюебезне яратып кабул иттеләр Безнең шушы хезмәтебез зур әһәмияткә ия булуын аңлап кайтып киләбез”, диде Гөлнара ханым.
Тукай рәсеме алдында уйлану
Тукай рәсеме алдында уйлану
23 ел буе коллективның баянчысы булып торган Нәгыйм Мөхәмәдуллин, үзебезнең көчебезгә ышанып бардык, талантлы яшьләребез бар, инде тынычланып алар кулына ансамбльне тапшыра алабыз, дип фикерли.

Коллективның яшьләре дә, өлкәннәре дә беренче чиратта каршы алучыларга, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтләрен әйттеләр, Казан шәһәренә, аның халкына соклануларын белдерделәр, шәһәр бик матур, кешеләр яхшы күңелле, ачык йөзлеләр, без үзебезнең татар булуыбыз өчен сөенеп, горурланып кайтып киләбез, мөһим эш башкаруыбызны аңладык дип хисләрен белдерделәр.
Казан белән танышу
Казан белән танышу
Омскиның «Умырзая» коллективы Казанда өч көн дәвамында булды, концерт програмын күрсәтүдән башка, “Татарстан – Яңа гасыр” каналында “Җырлыйк әле” тапшыруында чыгыш ясады.
Себер күчтәнәче
Себер күчтәнәче
XS
SM
MD
LG