Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тифлистә Европаның яшьләр парламенты утырышы үтә


Европа яшьләр парламентының Грузия башкаласында ачылган утырышы “Яшьләр – ватандашлар җәмгыятенең бер өлеше” дип атала. Утырышта Тифлис мәктәпләренең X-XII сыйныфларыннан 80ләп укучы катнаша.

Яшьләр парламентының генераль ассамблеясы 30 апрельдә Тифлис дәүләт университетына үтәчәк.

Яшьләр комитетларга бүленеп Европа Берлегендәге актуаль проблемаларны чишү юллары һәм Европа белән Грузия арасындагы мөнәсәбәтләр турында фикер алыша. Утырыш инглиз телендә резолюция кабул итү белән тәмамланачак. Ассамблеядә барлык катнашучыларга махсус таныклыклар тапшырылачак.

Европаның яшьләр парламенты мәктәп кысаларындагы проект буларак 1987 елда Франциядә барлыкка килгән. Соңырак аның эшенә югары уку йортлары студентлары да кушылды. Грузия бу оешмага 2008 елда кабул ителде.
XS
SM
MD
LG