Accessibility links

Кайнар хәбәр

Панфилова: Русия бюрократиясе эшкә комачаулый


Хокук яклаучы Елена Панфилова үзенең президент каршындагы Кеше хокуклары шурасыннан китү сәбәбен Русиядә бюрократиянең эшкә комачаулавы, дип аңлатты. Бу хакта Transparency International оешмасының Русия бүлегенең коррупцияне тикшерү үзәге башлыгы Панфилова бүген Азатлык радиосына әйтте.

Шимбә көнне Дмитрий Медвдев президент вазифасында соңгы тапкыр бу шураның утырышын уздырды.

Узган елның декабрендә шурадан журналист Светлана Сорокина һәм икътисадчы Ирина Ясина китте.
XS
SM
MD
LG