Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның "Дальний" эчке эшләр идарәсенең элекке башлыгы кулга алынган


"Дальний" эчке эшләр идарәсендәге тоткыннарга каршы көч куллануны тикшерү эше кысаларында идарәнең элекке башлыгы Илгиз Әхмәтҗанов кулга алынган. Аңа вәкәләтләрен арттырып көч куллануда һәм җинаять кылуда гаепләү белдерелгән.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, 2011 елның 22-24 февраль көннәрендә ул чакта идарәне җитәкләгән Әхмәтҗанов, хезмәткәрләр Алмаз Василов һәм Фаил Сабирҗанов белән бергә 20 яшьлек бер Казан егетенә рухи басым ясаган, аның үзенең тәртип бозганын тануы өчен көч кулланган.

Әхмәтҗанов үз гаебен танымады. Мәхкәмә тикшерү тәмамланганчы аны сак астында калдыру турында карар кабул итте.

52 яшьлек Сергей Назаровның вәхшиләрчә кыйнап үтерелүеннән соң Казанның "Дальний" идарәсендә башка эшләрне тикшерү дәвам итә.
XS
SM
MD
LG