Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Русия-Кытай хезмәттәшлеге турында сөйләшүләр узды


Бүген Казанда Кытай халык республикасы Дәүләт шурасы вице-премьеры Ли Кэцян Русия президентының Идел буе федераль бүлгәсендәге вәкиле Михаил Бабич белән очрашты.

Ли Кэцян Казан боралак төзү берләшмәсенә сәфәре һәм шәһәр турындагы фикерләре белән уртаклашып "Казанны зур бер төзелешкә охшатуын" әйткән.

"Идел буе төбәкләре һәм Кытай белән хезмәттәшлек бар, әмма аның киләчәге тагын да зуррак", диде Ли Кэцян.

Кытай Дәүләт шурасы вице-премьеры шулай ук Казанда оештырылган төбәкара хезмәттәшлеккә багышларган түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашты. Анда Татарстан, Сарытау, Ульян, Түбән Новгород, Пермь өлкәсе, Самар һәм Кытайдан вице-премьер белән бергә килгән 133 кешелек вәкилчелек, шулай ук Кытай журналистлары да катнашты.

Ли Кэцян Казанга килгәнче Мәскәүдә Русия президенты һәм премьер-министры белән очрашты.
XS
SM
MD
LG