Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (78)


Надир Дәүләт, "1917 ел октябрь инкыйлабы вә төрек-татар Милләт Мәҗлесе", китап тышлыгы
Надир Дәүләт, "1917 ел октябрь инкыйлабы вә төрек-татар Милләт Мәҗлесе", китап тышлыгы

Конституция. Милли Идарә һәм министрлыклар (нәзарәтләр)

26. Эчке Русия вә Себер мөселман төрк-татарларының Милләт Мәҗлесенең (ММ) һәртөрле милли эшләрен йөртү һәм идарә итү өчен Милли Идарә исемендә үзәк Милли Идарә төзелә. Бу идарә ММнең башкарма органы.

27. Милли Идарә бер рәис һәм өч нәзарәттән: дин эшләре, мәгариф эшләре һәм финанс нәзарәтләреннән тора.

28. Дин эшләре нәзарәтенең хокуклары һәм бурычлары түбәндәгечә: дини фәтвалар бирү, икътисад, гыйбадәт, мирас һәм гаилә мәсьәләләре кебек һәртөрле дини һәм шәргый мәсьәләләрне хәл итү, вакыф, хаҗәрел-әсвәд кебек шәргый кагыйдәләрне раслау (дини) мәхәлләләр төзү, мәчет төзүдә рөхсәт алу, имамнарны һәм мөәззиннәрне раслап билгеләү һәм вазифадан азат итү, башкарган вазифасы өчен лаек булмаган вилаять һәм өяз мөхтәсибләрен кире кагу, дин хадимнәр (хезмәткәрләр) һәм дин мөгаллимнәрен һәм мөдәррисләрен әзерләгән мәдрәсәләр белән идарә итү, гомумән, мәгариф оешмаларында дин дәресләрен һәм дәреслекләрне тикшерүдә тоту, һәфтиякне (Коръәннең җидедән бере) һәм Мөсхәфе Шәрифне (Коръәни Кәрим) бастырганда басма хаталарын төзәтү, дөрес итеп басылуын тәэмин итү.

29. Мәгариф нәзарәте вазифалары: милли тәрбия һәм уку-укыту барышын, һөнәри һәм сәнгать эшчәнлеген күзәтү, аларның ничек оештырылуын тикшерү, нәфис сәнгать һәм мәгариф белән бәйле әдәбиятның алга баруын тәэмин итү.

30. Малия (финанс) нәзарәте вазифалары: милли мохтариятебезнең финанс эшләрен җитәкләү һәм контроль астында тоту. ММ кабул иткән канун һәм кагыйдәләр кысасында милли салым җыю һәм җыйдырту. Милли Идарәнең һәм аның турыдан-туры карамагында булган оешмаларның бюджетлары белән бәйле исәп-хисап эшләрен башкару, вакыфларның финанс эшләрен йөртү, һәртөрле керем-чыгым хисабын тоту, җирле органнарның да финанс эшчәнлегенә күзәтчелек итү, Милли хәзинәнең (фондны) эшләрен ММ тарафыннан расланган низамнамә буенча идарә итү һәм, гомумән, милли статистиканы алып бару.

31. Һәр нәзарәт рәис һәм берничә әгъзадан тора. Әгъзаларның санын ММ билгели.

32. Дин эшләре нәзарәтенең рәисе мөфти, әгъзалары казый дип атала.

33. Мөһим мәсьәләләрне карау өчен Милли Идарә рәисе җитәкчелегендә, назирләр (министрлар) һәм әгъзалар катнашы белән Милли Идарәнең гомуми утырышы үткәрелә.

37. Милли Идарә рәисе вазифалары:
а) эшләрнең барышын белү өчен назирләрне, кирәкле дип тапканда, Милли Идарәнең гомуми утырышын җыю;
б) Милләтнең юридик шәхесе буларак һәрбер эшендә бөтен документларга имза кую;
в) ММ тарафыннан сайланып эшкә билгеләнгән югары түрәләрнең гамәлләре милләт мәнфәгатьләренә яки мохтарият кануннарына хилаф булса, андыйларны эшеннән азат итү, милләт исеменнән аларга карата чаралар күрү;
г) ММ нең мөддәте (срогы) тулгач, яңа сайлауларның әзерлеген күрү һәм аларны вакытында үткәрүне тәэмин итү;
д) һәр сайлаудан соң ММ нең беренче утырышын ачу һәм, рәис сайланганга кадәр, рәислек вазифаларын башкару.

39. Милли Идарә рәисе, назир (министр ) яки нәзарәт әгъзасы хезмәт хакы алалар. Шуның өчен, бу урыннарга сайланганнар хөкүмәт (Русия) һәм дәүләт оешмаларында яисә хосусый җирләрдә хезмәт хакы алып эшли алмыйлар.

Дәүләт органнары

Вилаять мәҗлесе
45-51 маддәләр

Вилаять идарәсе
52-64 маддәләр

Авыл мәҗлесләре һәм авыл идарәсе
65-72 маддәләр

Конституциягә үзгәрешләр кертү, яңадан карап чыгу

73. Эчке Русия вә Себер мөселман төрк-татарларының дини вә милли мохтарияте конституциясенә үзгәрешләр кертү һәм яңадан карап чыгу ММнең хокукы.

74. Конституцияне үзгәртү һәм яңадан карап чыгу турындагы тәкъдимнәр кертү, моның кирәклеге һәм кулайлыгы хакындагы сөйләшүләр, гадәттән тыш канун чыгару кабул ителгән ысуллар буенча башкарыла. Әгәр ММнең гомуми утырышы конституциягә үзгәрешләр кертүне яки яңадан карап чыгуны кулай күрсә, бу мәсьәлә махсус комиссиягә тапшырыла.

75. Комиссиянең проекты кабул ителсен өчен, җыелышка катнашкан ММ әгъзаларының өчтән ике өлеше (2/3) уңай тавыш бирергә тиеш.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG