Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең төньягындагы ике шартлауда 20-дән артык кеше һәлак булды


Сүриянең төньяк-көнчыгышындагы Идлиб вилаятендә иминлек хезмәте биналары янында булган ике шартлау нәтиҗәсендә егермедән артык кеше һәлак булды.

Лондонга урнашкан Сүриянең хокук яклау оешмасы Observatory for Human Rights хәбәр итүенчә, һәлак булучыларның күбесе куәт хезмәткәрләре. Шартлаулар хәрби күзләү хезмәте һәм хәрби һава көчләре иминлеге биналары янында булган.

Бу хәлгә кадәр Сүрия башкаласы Димәшктә билгесез кешеләр Үзәк банкка граната аткычтан атты һәм полиция кизүенә һөҗүм итте. Полициянең дүрт хезмәткәре яраланды. Дәүләт телевидениесе бу һөҗүмне “террорчылар” оештырган дип белдерде. Гадәттә телевидение кораллы оппозиция көрәшчеләрен шулай атый.

Илдә халыкара тынычлык урнаштыру планы нигезендә, ут ачуны туктату кертелүгә карамастан, бу һөҗүмнәр булды. Хакимият тә һәм президент Бәшәр Әсад режимына каршылар да бер-берсен килешүне бозуда гаепли.
XS
SM
MD
LG