Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:34

Футбол: Германия Евро-2012гә бойкот игълан итәргә мөмкин


Германия канцлеры Ангела Меркель хөкүмәт әгъзаларына Украинада узачак Европа футбол чемпионатына бойкот белдерергә тәкъдим итәргә мөмкин. Бу хакта Spiegel журналы хәбәр итә. Басма белдерүенчә, Меркель чемпионатка Тимошенконы ябылудан азат итсәләр генә барырга мөмкин.

Германиянең эчке эшләр министры Һанс-Петер Фридрих, ул шулай ук спортны багучы түрәләрнең берсе, элегрәк, Тимошенко янына төрмәгә керткән очракта гына Харьковтагы уенга барачагын әйткән иде.

Emnid социология институты үткәргән сораштыруларга күрә, 52 процент алманнар Евро-2012дә катнашудан баш тартырга кирәк дип саный. Фикер белдерүчеләрнең яртысы уеннар Украинадан Европадагы башка бер илгә күчерелергә тиеш дип әйтә.

XS
SM
MD
LG