Accessibility links

Төркиядә артистлар театрларны хосусыйлаштыруга каршылык белдерә


Төркиядәге артистлар хакимиятләрнең театрларны дәүләт бюджетыннан финанслауны бетерүгә каршылык белдерә.

Радиобыз хәбәрчесе белдерүенчә, Истанбулдагы театрларның артистлары якшәмбегә каршы төнне урамда үткәрде. Әнкарада хөкүмәт бинасы каршында бер төркем артистлар матәм төсендәге кулчатырлары һәм шәмнәр тотып протест чарасы үткәрде. Чараларда катнашучылар Төркия премьер-министрын наданлыкта гаепләде һәм дәүләт ярдәменнән башка театрлар юкка чыгачак, дип әйтте.

Актерлар, Рәҗәп Эрдоган җитәкчелегендәге исламчыл фирка иҗатны цензура астына кертеп, ничек яшәргә икәнен күрсәтүче үз таләпләрен кертергә җыена, дип белдерә.

Бу чаралар премьер-министр белдерүенә җавап итеп оештырылды. Ул: “Театрларны хосусыйлаштырыгыз, ни теләсәгез шуны һәм кайда теләсәгез шунда уйнагыз, беркем дә сезнең эшегезгә тыкшынмаячак. Хөкүмәт үзе кирәк дип санаган авторларга гына ярдәм итәчәк. Гафу итегез, бүтән сез шәһәр хакимиятләреннән акча алмаячаксыз һәм аннан соң аларны тәнкыйтьләмәячәксез дә”, диде.

Элгәре илнең театрлар гильдиясе хакимиятләрнең репертуарны үз контроленә алуын булдырмый калган иде. Оппозициядәге “Җөмһүрият”газеты язуынча, театрларны хосусыйлаштыру билеттан кергән акчаларга гына яшәүгә китерәчәк һәм гади тамашачы спектакльләрне карый алмаячак. Элгәре Эрдоган берничә тапкыр классик балетны тәнкыйтьләп “мәгънәсез сәнгать” дип атаган иде.
XS
SM
MD
LG