Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым мөфтие чиркәүнең мөселман балалар белән чара үткәрүенә каршы


Кырым мөфтие Әмирали Аблаев соңгы вакытта автономиядәге мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында мөселман гаиләсеннән булган балалар белән христиан йолалары үткәрүгә каршылык белдерде. Ул бу хәлне ярамаслык эш дип атады.

Мөфти сүзләренчә, 19 апрель көнне Акмәчеттәге “Березка” балалар бакчасында Украин православ чиркәве рухание мөслеман балаларына изге су сипкән. Нәкъ шул ук көнне тагын бер мәктәптә нәкъ шундый ук хәл булган.

Мөфти үзенең белдерүендә “мөселманнар белән мондый уйланмаган эш киеренкелекне арттыра һәм динара каршылыкка да китерергә дә мөмкин” дип ассызылый. Әмирали Аблаев, гомумән алганда, христианлыкка каршы булмавын әйтә. Белдерүдә: “Укучылар Украина мәгариф министрлыгы әзерләгән һәм раслаган “Праваслау мәдәнияте нигезләре” дәресләре нигезендә христиан дине кыйммәтләре белән таныша ала", диелә.
XS
SM
MD
LG