Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:55

Чехия президенты “Тимошенко эше” сәбәпле Украинага барудан баш тартты


Чехия президенты Вацлав Клаус Украинага барудан баш тартты. Ул май уртасында Кырымда Үзәк Европа илләре җитәкчеләре саммитында катнашырга тиеш иде.

Клаусның матбугат хезмәте башлыгы, Харьков төрмәсендә элекке вице-премьер Юлия Тимошенкога карата кешлексез мөнәсәбәт күрсәтү - Украинага бармауның төп сәбәбе, дип белдерде. Элегрәк Германия президенты Йоахим Гаук, Австрия һәм Словения лидерлары да шул ук сәбәп белән Украинага барудан баш тарткан иде.

Төрмәдә булганда сәламәтлеге начарланган Тимошенко әле күптән түгел генә үзен сакчылар кыйнады дип әйтә.

Дүшәмбе көнне Украина Баш прокуратурасы тикшерүнең беренчел нәтиҗәләре Тимошенконың кыйналуын расламый дип белдерде.

XS
SM
MD
LG