Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:37

Фәүзия Бәйрәмова: "Быел язучыларның битләренә төкерделәр"


Фәүзия Бәйрәмова Себер курганнары янында

Фәүзия Бәйрәмова Себер курганнары янында

Апрель – Тукай ае, татар ае һәм ул татар мәдәнияте, сәнгате исеме астында уза. Бу айда Тукай бүләге ияләре билгеләнә. Ләкин быел Тукай бүләгенә лаек булучылар арасында язучылар юк.


Тукай туган апрель ае алдыннан татар сәнгате, мәдәнияте, язучылары, шагыйрьләре бер кубарылып ала. Шул кубарылуга, рухлануга, иҗат күтәрелешенә нәкъ менә апрельдә үзенә күрә бер нәтиҗә ясала. Быелгы Тукай ае, татар ае беркадәр сүлпәнләнү дә күрсәткән. Язучы Фәүзия Бәйрәмова безнең белән әңгәмә барышында шул хакта да әйтте. Сөйләшү барышында котып ягында яшәүче татарлар тормышына да тукталабыз. Фәүзия ханымга беренче соравыбыз Тукай көннәре, Тукай бүләгенә булган мөнәсәбәте хакында иде.

Бәйрәм сүлпәнләнә


“Соңгы 10 елда Казандагы Тукай бәйрәмендә беренче тапкыр катнаштым. 1980нче еллардан катнашып килгән Тукай бәйрәменә чагыштырулар ясый алам. Быелгы Туган тел бәйрәме ниндидер җансыз, рухсыз үтте кебек. Чыгыш ясаучылар да елдан-ел кими, зәгыйфьләнә бара. Җитәкчелек турында әйтеп тә торасы юк.

Быелгы Тукай бәйрәменә килгән бер төркем татар язучысы, Казан, 26 апрель 2012

Быелгы Тукай бәйрәменә килгән бер төркем татар язучысы, Казан, 26 апрель 2012

26 апрельдә йөзләрчә кеше, артистлар, шагыйрьләр Казанны калдырып, аны көчсезләндереп, аны ятим итеп,очкычка төялеп Төрекманстанга китеп барганнар. Әйдәп баручы зыялыларыбыз булмавы үзен нык сиздерде. Бу шигырь бәйрәме хәтер көне кебек сүнүгә, сүрелүгә таба бара дигән фикер туды. Мин дә чыгыш ясадым, ләкин күңелдә юшкын калды. Бәйрәм матбугатта да сүлпән яктыртылды. Чаллыдагы һәм башка төбәкләрдәге Тукай бәйрәме хакында “Азатлык”тан гына беркадәр мәгълүмат алдым.

Бүләк бирелмәүгә бар да гаепле

Быел язучыларга Тукай бүләген бирмәүне мин язучыларны түбәнәйтү дип саныйм. Бүләккә дәгъва итүчеләр арасыннан берсен сайлап алырга мөмкин иде. Чөнки Тукай бүләге язучылар өчен барлыкка китерелгән, беренче чиратта аларга бирелергә тиеш. Кол Шәриф мәчетен төзүчеләргә Тукайныкыннан да югарырак булган Татарстан Дәүләт бүләген бирергә була иде.

​Тукай бүләген язучыга бирмәүне мин язучыларның битләренә төкерү, аларны урыннарына утырту дип кабул иттем.

2012 ел Тукай бүләге ияләре - «Кол Шәриф» мәчете авторлары

2012 ел Тукай бүләге ияләре - «Кол Шәриф» мәчете авторлары

Язучыларны түбәнсетү, читкә тибәрү күптән бара. Аларның Бауман урамындагы матбугат йортын тартып алдылар, пыран-заран китерделәр. Китап кибетләрен идән асларына куып керттеләр. Мөштәридәге язучылар бинасын тартып алганнан соң, алар ятимнәр кебек кая барып бәрелергә, кайда фикер алышырга белмичә йөриләр. Кем, кайда якты чырай күрсәтә, язучылар шунда аралаша.

Тукай бүләген бирмәү – язучыларны түбәнсетүнең аянычлы бер дәвамы. Бу очракта язучыларның үзләрендә дә гаеп бар. Тукай бүләгенә үзләрен күпләп чыгара башладылар. Бер-берсе белән киңәшмичә, 6-7 оешма дәгъвачылар күрсәтә. Иң ямьсезе – чиратка куюлар, бер-берсен сыйлау, алдан сөйләшеп комиссиядә тавыш бирүләр турында килешүләр, эшкәртүләр, кода-кодагыйлык белән бер-берсен этә башладылар. Иҗаты бармы-юкмы, әшнәләр, дуслар ярдәмендә чиратка куюлар китте. Бу күренеш югарыдагыларга да барып ирешкәндер. Кыскасы, язучыларда да, җитәкчелектә дә гаеп бар. Шуңа язучылар мәхрүм булып читтә калды.

Тукай бүләге бәйгесе җитдилеген югалта


Фәүзия Бәйрәмова китаплары

Фәүзия Бәйрәмова китаплары

Әйе, сезнең сораудан күренгәнчә, Тукай бүләгенә мине дә тәкъдим итүләр булды. Мин моны ничек кабул иттем? Моннан 15-20 еллар элек бу мәсьәлә күтәрелсә, миңа әле иртәрәк дияр идем. Ул чакта да матур-матур повестьләрем бар иде. Ә бүген мин үз әсәрләремне Тукай бүләгенә лаек дип уйлыйм. Чөнки Тукай бүләге шәхескә түгел, язылган әсәрләргә биреләдер. Минем укучылар алдына чыгарып салырлык саллы гына әсәрләрем бар. Алар күп. Шулар арасыннан “Күчем хан”, “Баһадиршаһ”, “Кырык сырт”, “Караболак” һәм башка романнар. Аларның һәркайсына дәүләт бүләген бирерлек дип саныйм. Әмма җитәкчелек алай исәпләми.

БТИҮ берничә ел рәттән бу әсәрләрне Тукай бүләгенә тәкъдим итеп торды. Төрле сәбәпләр белән бу әсәрләрне исемлеккә дә кертмичә, бәйгеләрдә катнаштырмыйча, кире борып тордылар. Моның сәбәпләре бардыр. Шуңа күрә алга таба БТИҮ рәисләренә дә, җитәкчелеккә дә минем иҗат белән уйнамаулары хакында әйтермен дип торам. Киләчәктә мондый җитди булмаган бәйгеләрдә катнашмаска уйлыйм. Язармын, ләкин бүләк өчен түгел.

Бәйрәмованы котыпка эшкә чакыралар


Татар яшәгән төбәкләр тормышы белән якыннан танышу максатыннан мин тагын да ераккарак китеп Салехард каласына барып җиттем. Салехард – Ямал-Ненец автоном бүлгесенең башкаласы. Монда 40 мең кеше яши, шуларның 6 меңе татарлар. Аларның оешмалары, мәчете бар, музейлары эшли. Шунда татарлар, дин әһелләре, галимнәр, тарихчылар белән очраштык. “Котыпта татар тормышы” дигән язмаларыма материаллар туплый башладым.

Фәүзия Бәйрәмова Салехард каласында

Фәүзия Бәйрәмова Салехард каласында

Ханты-Мансый автоном бүлгесендә дә булдым. Татар мәдәнияте көннәрендә катнаштым. Нефтеюгански, Түбән Варта калаларында чыгыш ясадым. Соңгыларында милли тормыш беркадәр сүрелеп килә. Сәбәпләрен ачыклауны максат итеп куйдым. Узган ел Себернең унлап шәһәрендә булсам, быел әлегә 6 калада булдым.

​Мин өйдә утырып кына китап язуларны аңлый алмыйм. Өйдәге язудан кабатлану, чикләнү китәдер. Ә сәфәрдә булу миңа яңа офыклар ача. Мәңгелек туң җирендә яшәүче, шунда тамыр җибәргән татарлар турында инде байтак мәгълүматлар җыйдым. Бу яктагы милләттәшләребезгә, хәзрәтләребезгә зур рәхмәтлемен. Алар ярдәме белән алга таба да Себер якларын өйрәнәсе бар әле. Кабат Салехард шәһәрен алсак та, андагы хәзерге халык татар язучылары, тарихчылары килүен хәтерләми. Артистлардан шактый еллар элек Зөфәр Хәйретдиновның килүен искә төшерделәр. Ул якларга бару бик кыен. Анда яшәү дә кыйммәт. Бер айга фатир алам дисәң, 25 мең сум кирәк. Дөрес, хезмәт хакы да бездәгедән югары. Бюджетта эшләүче 40 мең, пенсионер 30 мең чамасы ала.

Салехард каласы

Салехард каласы

Шунысына сөенеп кайттым: Себер татарлары тормыштан зарланмый. Алар – ихлас халык. Бу якларга Михаил Худяков турында китаплар да алып бардым. Монда мине урыс галимнәре күтәреп алды, хатын-кызлары өйдән-өйгә кунакка чакырды. Худяковны өйрәнүче галим буларак, алар мине зурлады. Михаил Худяков белән Адрианов дигән галимне дә атып үтергәннәр. Алар Адриановны нык зурлый. Атып үтерелгәнен беләләр, нинди язмышлы булуын белмиләр. Минем китабымда бу хакта мәгълүматлар бар иде. Алар миңа рәхмәтле булды, хәтта үзләренә эшкә чакырдылар, килегез, бергә-бергә эшләрбез, диделәр. Ә мин зур рәхмәтләремне әйтеп кайтып киттем”, диде Фәүзия ханым Бәйрәмова “Азатлык” сорауларына җавап биреп.

Язучы, тарихчы якын арада тагын Себер якларына барып, андагы татар тормышының яңа якларын ачарга җыена.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG