Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 1 майда коммунистларга бәйсез һөнәр берлекләре дә кушыла


Хафиз Миргалимов
Хафиз Миргалимов

Коммунистлар гади халыкның тормышын яхшырту, аерым алганда, Путинның сайлау алдыннан биргән вәгъдәләрен үтәтү таләпләре дә куячак.

Коммунистлар сәгать 11-дә Камал театры янына җыелачак. Анда берәр сәгать чамасы митинг үткәргәч, Ирек мәйданына юл алачак.

“Безнең төп максатыбыз – халык мәнфәгатьләрен кайгырту. Сайлаулар узды, аның алдыннан вәгъдә ителгән сүзләрен хакимияттәгеләр үтәми. Бу очракта мин Путинны күз алдында тотып әйтәм.

Медицина хезмәте күрсәтүнең дә сыйфатын яхшырту кирәк. Уку һәм укытуда да тиешле дәрәҗәдә түгел. Авыл хуҗалыгындагы фермерларның җитештергән тауарларын сатуны да җайга салу кирәк. Аларның мәнфәгатьләре якланмый. Аз процентлы кредитлар бирелми.

Сугышта катнашкан ветераннарга килгәндә дә, аларның хәлләре әйбәт димәс идем. Кайбер урыннарда ветераннарга бик начар җирдә арзанга гына йортлар төзегәннәр.

Бүген Татарстанда пассажир транспортының кулай булмавы, юлларның замана таләпләренә җавап бирмәве дә актуаль мәсьәлә булып тора.

Бүген хакимияттәгеләр уртача хезмәт хакы 20 мең сум дип белдерә. Әмма бу дөреслеккә туры килми. Гади халык күпкә азрак ала”, ди Миргалимов.

Аның сүзләренчә, Май бәйрәме дигән төшенчә күңелдә генә калды. 1 майда булачак урам йөреше – ул хәзерге хакимиятләргә протест белдерү чарасы.

Казан һава аланының бәйсез һөнәр берлекләре, ветераннар госпитале хезмәткәрләре һәм башка һөнәр берлекләре дә коммунистларга кушылырга теләк белдергән.
XS
SM
MD
LG