Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:54

Дөньяда демократия һәм кеше хокуклары торышын күзәтүче Freedom House матбугат иреге турында еллык хисабын чыгарды.

Матбугат иреге 2012 дип аталучы хисапта узган елда гарәп дөньясында матбугат ирегенең артуына зур әһәмият бирелгән.

Хисапта барлыгы 197 илдәге һәм территориядәге матбугат торышы бәяләнә. Алар өч төркемгә бүленгән. Шуларның 33,5 проценты ирекле, 36,5 проценты өлешчә ирекле, 30 проценты ирексезләр төркемендә.

Хисапны әзерләүчеләр кайсы илдә ни кадәр кеше яшәвен исәпкә алып дөнья халкының күпме өлеше нинди матбугат шартларында яшәвен дә санап чыгарган. Нәтиҗәдә дөнья халкының 14,5 проценты матбугат тулысынча ирекле, 45 проценты өлешчә ирекле, 40,5 проценты ирексез булган илдә яши.

Һәрбер илдәге басма матбугат, радио-телевидение һәм интернет иреклекләре тикшерелгән. Бәя бирелгәндә матбугат эшчәнлеген билгеләүче кануннар, хәбәрләр әзерләүгә сәясәтнең тәэсире һәм мәгълүмат алу мөмкинлекләре, эчтәлеккә икътисади басым да искә алынган.

Хисапка караганда, Якын Көнчыгышта һәм Төньяк Африкада матбугат иреге арту сәбәпле гомумән дөнья күләмендә соңгы сигез елда беренче мәртәбә матбугат ирегенең кимү баруы тукталган. Иң зур алга китеш Гарәп язы дип аталган инкыйлаблар нәтиҗәсендә өч илдә Мисыр, Либия һәм Туниста булган.

Шул ук вакытта моңарчы иреклеләр төркеменә кергән илләрдә матбугат иреге кимү сәбәпле тулысынча ирекле матбугат булган илләрдә яшәүчеләр саны соңгы дистә елдан артык чорда иң түбән дәрәҗәсенә төшкән.

Хәлләр начарның да начары булган тугыз ил – Беларус, Куба, Экваториаль Гвинея, Эритрея, Иран, Төньяк Корея, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстан.

Матбугат иреге торышы иң начар хәлдә булган илләрнең өчесе Евразиядә булуы игътибарны җәлеп итә. Алар – Беларус, Үзбәкстан һәм Төрекмәнстан.

Русия аерым борчылу уята

Freedom House шулай ук Русия, Азәрбайҗан һәм Казакъстандагы матбугат иреге торышына аерым борчылу белдерә.

Русия хакимиятенең бәйсез журналистларны үзенә кирәккәнчә эшләүче мәхкәмәләр аша җәзалавы, журналистларга физик һөҗүм итүчеләрнең һәм үтерүчеләрнең җавапка тартылмавы хөкем ителә.

Дәүләт барлык төр гадәти киңкүләм мәгълумат чараларына да диярлек контрольне яки басымны дәвам итте, диелә.

Интернет, социаль челтәрләр һәм иярчен телевидениесен куллану арту нәтиҗәсендә, бигрәк тә узган парламент сайлавы һәм аннан соңгы протест чаралары вакытында, халыкның ирекле мәгълүмат алуы бераз арткан.

Әмма мондый яңа төр медианы әлегә Русия халкының күпчелеге кулланмый. Мондый ирекле мәгълүматның киң катламнарга барып җитүе хакимият карамагындагы сәяси, икътисади, хокукый һәм хокукый булмаган коралларга каршы киеренке көрәш башлануын аңлатачагы турында языла хисапта.

Кабель һәм иярчен телевидениеләре арта барса да, Русиядә дәүләт ирекле мәгълүматны чикләү өчен бик мөһим булган нәрсәне - телевидение хәбәрләренә контрольне саклап калган.

Русиянең күршеләре, өч Скандинавия иле - Финляндия, Норвегия һәм Швеция матбугат иреге белән беренче урында булса, Русия бу исемлектә Зимбабве белән бергә 172-нче урынны гына алган.

XS
SM
MD
LG