Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 1 май уңаеннан 1800ләп чара уза


Мәскәүдә һөнәр берлекләре федерациясе һәм "Бердәм Русия" оештырган урам йөреше
Мәскәүдә һөнәр берлекләре федерациясе һәм "Бердәм Русия" оештырган урам йөреше
Русиядә 1 май уңаеннан 1800ләп чара уза, анда 1миллион 600 мең кеше катнаша. Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевнең бу хакта белдергән сүзләрен Бизнес Online китерә.

Русия һөнәр берлекләре исә урам йөрешләренә һәм митингларга ике миллионга якын кеше чыгачак дип әйтә.

Русия президенты Дмитрий Медведев һәм сайланган дәүләт башлыгы, премьер-министр Владимир Путин Мәскәүдә “Бердәм Русия” фиркасе һәм һөнәр берлекләре федерациясе оештырган урам йөрешенә кушылды.

Соңгы мәртәбә дәүләт җитәкчеләреннән 1996 елда 1 майда ул вакыттагы президент Борис Ельцин митингка килгән иде.

Мәскәүдә коммунистлар үз йөрешен үткәрә. Алар аннан Театрлы мәйданда митингка җыела.

“Гадел Русия” Сокольникида үз маевкасын оештыра.

“Гадел сайлаулар өчен” хәрәкәте активистлары Болотной мәйданында чара үткәрүдән баш тартты. Алар 6 майда булачак чарага әзерләнә.

1 май урам йөрешләре Русиянең күпләгән шәһәрләрендә үтә.
XS
SM
MD
LG