Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:12

Рок сөючеләр арасында зур популярлык казанып өлгергән “Тынычлык яратылышы” фестивале быел Пермь каласында үтәчәк. Бу турыда “Азатлык” хәбәрчесенә фестивальнең мөдире Александр Чепарухин белдерде. Аның сүзләренчә, Универсиада алдыннан Казан үзәгендә барган төзелешләр чараны үткәрергә мөмкинлек бирми. Меңъеллык мәйданыннан кала мондый дәрәҗәле фестиваль өчен Казанда башка урын юк икән.

– Бу көннәрдә Пермь өлкәсе губернаторы Олег Чиркунов үз вазыйфасыннан азат ителде. Ул эшләгән дәверендә Пермьне Русиянең “мәдәни башкаласы” итәргә өлгерде. Шуңа күрә, китәр алдыннан “Тынычлык яратылышы” фестивален Казаннан үзләренә күчерергә тәкъдим итте. Казанны да аңлап була. Фестиваль үткән үзәк мәйданны төзекләндерү эшләре әле бетмәде. Зур күләмле фестивальнең башка җирдә үтәчәген күз алдына да китермәдек.

– Сезнең Казан хакимияте белән нинди мөнәсәбәтләр калды? Низаг килеп чыкмадымы?

– Киресенчә, алар бу чара белән горурлана. Алда ни буласын белмибез. Алар гел терәк булып килделәр.

– Фестивальне күчерүгә Татарстан мөселманнарының каршылыгы йогынты ясамадымы?

Александр Чепарухин

Александр Чепарухин

– Мин бу мәсьәлә турында фикер йөртә алмыйм. Алар турында ишеткәнем бар. Миңа калса, кеше нинди генә дин тотса да, бу фестивальгә каршы була алмас иде. Каршы чыккан мөселманнар матбугат очрашуларында күренгәләде. Ләкин аларның бик аз икәне ачыкланды. Бу төркемнең республиканың акыллы хакимиятенә ниндидер тәэсир итү мөмкинлеге барлыгына шикләнәм. Беренчедән, хакимият беркайчан да миңа каршылык белдермәде. Киресенчә, гел рәхмәт сүзләре генә ишетергә туры килде. Икенчедән, конфессияләрнең үз фикерләрен әйтү өчен, башка урыннар да бар дип уйлыйм. Фестивальнең күчүенә бу фактор берничек тә тәэсир итмәгәндер дип уйлыйм. Казан Универсиадага әзерләнә. Кем белгән, бәлки Пермьдә бу фестиваль тагын да зураеп китәр. Һичшиксез, Казан – бу фестиваль өчен бик уңайлы урын иде.

– Фестивальнең кире Казанга кайту мөмкинлеген ничек бәялисез? Универсиададан соң, мәсәлән.

– Бер дә шикләнмичә әйтә алам, “Тынычлык яратылышы” – илнең иң яхшы фестивале. Минем башка регионнарда булганым бар. Алар да бу чарага мохтаҗ. Бөтен өлкәләр дә Татарстан кебек түгел. Пермь мәдәни яктан нык алга китте. Минем фикеремчә, әлеге фестивальнең техник дәрәҗәсе – дөньяда иң яхшыларның берсе. Татар хөкүмәтенә зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Әмма чираттагы тукталыш – Пермь.

– Моңарчы фестивальдә гел татар музыкантлары чыгыш ясап килде. Бу традиция, Татарстанга хөрмәт йөзеннән, киләчәктә дә дәвам итәрме?

– Бер җырчы татар, икенчесе төньяктан булырга тиеш дигән критерийлар юк. Татар музыкантлары арасында бик зәвыклы җырчылар булганы – бәхәссез. Мисалга Зуля Камалова, Айдар Гайнуллинны китереп була. Бу музыкантлар дөньяда билгеле. Казанда үткән дәвердә без үзебезгә Мубай исемен ачтык. Әгәр ел саен Мубай кебек музыкантлар чыгып торса, мин шат кына булачакмын. Мәсәлән, былтыр фестивальгә чакырылмаган булса да, Башкортстаннан Роберт Юлдашев командасы килеп төште. Алар безнең өчен зур ачыш булды һәм, нәтиҗәдә, сәхнәбездә чыгыш ясады.

Быелгы фестивальгә Пол Маккартни килүе ихтимал. Башка елларда да “Тынычлык яратылышы” фестивалендә рок сөючеләргә билгеле җырчылар чыгыш ясады. Әйтик, “Хуун Хур ту”, Патти Смит, Кит Эмерсон, Ману Чао, “Молотов”, “Гоголь Борделло” исемнәре дөнья меломаннарына яхшы таныш. Русия төркемнәренә килгәндә, “Машина времени”, “ДДТ”, “Сплин”, “Чайф” кебек музыкантлар мәйданга халыкны җәлеп итәргә ярдәм итте.

“Фестивальнең китүе – зур шатлык”

“Тынычлык яратылышы” фестивале Казанда үткән биш еллык тарихында күп кенә гауга куптарырга өлгерде. Аңа бигрәк тә татар җәмәгатьчелеге каршы булды. Кол Шәриф мәчете, Казан кирмәне кебек башкаланың тарихи урыннарында рок-музыка фестивале оештыруны татар мөселманнары “шайтан туена” тиңләде. Иң әүзем каршы чыгучыларның берсе – “Мөслимә” хатын-кызлар оешмасы рәисе Әлмирә Әдиятуллина булды фикерен белештек.

Әлмирә Әдиятуллина

Әлмирә Әдиятуллина

– “Кичә төннәр буе уйлап яттым. Анда безнең ата-бабаларыбызның каннары, сөякләре. Инде бишенче ел шуның белән йөрим. Быел да шуны эшләмәкче идем. Фестивальнең китүе – бик зур шатлык. Былтыр 12нче гимназия ачылышында мин Метшиннан аны күчерүен үтенеп сорадым. Аңа галимнәрне дә җыярга тәкъдим итеп карадым, әлегә алар исән булганда. Бу фестивальне без кире Казанга кайтарырга тиеш түгелбез.

“Тынычлык яратылышы” фестивален оештыручыларының берсе -Миров, миңа Кол Шәриф мәчете фон өчен кирәк, диде. Нинди гарьлек! Телевидениегә дә әйттем. Бу бит урысларның “Татар, кыймшанма! Сез әле дә безнең үкчә артында”, дигән сүзе бит ул. Шуны гына исбатлап торды шәһәр башлыгы. Әгәр дә татар акыллырак булса, дүрт ел буе моны үткәрергә тиеш түгел идек. Мескен татар өчен әрнеп йөрим! Кол Шәриф мәчете янына бу “пәри туен” бүтән кайтармаска тиешбез!

* * * *
Әйтергә кирәк, бу рок-фестивальдә татар җырчылары да катнашты. Аның сәхнәсендә Әнвәр Измайлов, Зөлфия Камалова, Мубай, AZAT, Baxtle чыгыш ясады.

Фестивальнең Казаннан китүен төрлечә бәяләп була. Анда катнашкан татар музыкантларына аның сәхнәсе алдагы иҗатка зур этәргеч бирсә, фестивальнең мәчет каршында үтүе мөселманнарга ошамый иде. Хәерлесе. Хәзер тынычлык Пермьдә һәм Русиянең башка җирләрендә яратылачак.

Хөрмәтле укучылар, сез бу турыда ни уйлыйсыз? Фикерегезне безнең форумда һәм сораштыруда әйтегез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG