Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә президент сайлауда Марин Ле Пен намзәтләргә каршы тавыш бирәчәк


Франциядә үтә уң Милли фронт лидеры, президентлыкка намзәт булган Марин Ле Пен үз тарафдарларын икенче турга чыккан намзәтләрнең кайсына да булса тавыш бирергә чакырмады.

Париж үзәгендә булган митингта Ле Пен, 6 майда булачак икенче турда үзенең ике намзәткә дә каршы тавыш бирәчәген әйтте.

Икенче турга сайлауда социалист Франсуа Олланд һәм илнең хәзерге президенты Николя Саркози үтте. Беренче турда Марин Ле Пен 18 процент тавыш җыеп өченче урынны алган иде. Сораштырулар күрсәтүенчә, Милли фронт тарафдарларының күпчелеге Саркози өчен тавыш бирергә мөмкин, әмма Ле Пеннең каршы булачакмын дип белдерүе, хәзерге президент өчен тискәре тәэсир ясарга мөмкин. Сораштырулар шулай ук аның көндәшеннән калышуын күрсәтә.
XS
SM
MD
LG