Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:46

Русиядә урам йөрешләре, митинглар үтте


1 майда Казанда Мулланур Вахитов һәйкәле янында “Гадел Русия” һәм ЛДПР бер-бер артлы үз чараларын үткәрде. Коммунистлар Камал театры янына җыелды. Татарстандагы “Бердәм Русия” һәм һөнәр берлекләре “Казан” милли-мәдәни үзәге янында үз чараларын үткәрде.

Бизнес Online шигарьләр һәм нотыкларның күпчелеге барлык чараларда да бер-берсен кабатлады дип хәбәр итә. Сәяси көчләр гадел җәмгыять, яңа эш урыннары, бюджеттагыларга яхшы хезмәт хаклары, халыкның керемнәре артсын өчен чыгыш ясаган.

Коммунистлар 1 июльдән коммуналь түләүләрне арттыруга каршылык белдергән.

Мәскәүдә Русия һөнәр берлекләре федерациясе һәм “Бердәм Русия” оештырган урам йөрешендә 150 мең кеше катнашты. Русия президенты Дмитрий Медведев һәм сайланган президент, хөкүмәт башлыгы Владимир Путин да урам йөрешенә кушылды.

Сокольники бакчасында үткән “Гадел Русия” чарасына өч меңләп кеше җыелды. ЛДПР үткәргән митингка мең ярым кеше килүе әйтелә. Коммунистлар һәм сул көчләр активистлары Мәскәү үзәгендә “Социализм җиңәчәк!” дигән шигарь белән урам йөреше оештырды.

Полиция радикал оппозиция оештырган “Сул марш” исемендәге чарада 22 кешене тоткарлавын хәбәр итә.

Мәскәүнең төньяк-көнбатышына милләтчеләр дә күп булмаган кеше катнашында үз чараларын үткәрде.

XS
SM
MD
LG