Accessibility links

Кайнар хәбәр

Искешәһәр татар җәмгыятендә сайлау узды


Искешәһәр Казан татарлары җәмгыятенең рәисе Габделвахит Ирдән
Искешәһәр Казан татарлары җәмгыятенең рәисе Габделвахит Ирдән

Искешәһәр Казан татарлары җәмгыяте Татарстаннан бернинди матди ярдәм алмавына һәм 10 квадрат метрлык офиста көн күрергә мәҗбүр булуына карамастан, киң эшчәнлек алып бара. Ләкин 2013 елда төрки дөнья башкаласы дип игълан ителгән Искешәһәрдәге мәдәни чараларга җәмгыять матди яктан әзер түгел. Татар оешмасының җитәкчесе Габделвахит Ирдән әлеге авырлыклар турында Татарстан мәдәният министрына җиткергән.


Искешәһәрдә урнашкан Казан татарлары җәмгыятенең җитәкчелек сайлаулары узды. Җитәкче булып оешманың элекке рәисе Габделвахит Ирдән сайланды. Аның урынбасары вазифасын Нади Өздамар башкарачак. Казан татарлары җәмгыятенең җитәкчелек сайлавы өч елга бер үткәрелә.

Габделвахит Ирдән сүзләренчә, җәмгыять Искешәһәрдә күпкырлы эшчәнлек алып бара. Оешма вәкилләре мәдәни чаралар уздыру, Татарстан белән мәдәният өлкәсендә элемтәләрне арттыру, Искешәһәрдә укучы татар студентларына төрле мәсьәләләр буенча ярдәм күрсәтү, татар теле һәм фольклоры дәресләр бирү белән мәшгуль. Май аенда җәмгыять Госмания авылында гадәттәгечә гөрләтеп Сабан туе уздырырга җыена. Җәмгыять әгъзалары үз эшчәнлегендә Искешәһәр белән генә чикләнмичә, Истанбул һәм башка шәһәрләрдә узган бөек татар әдипләренә багышланган чараларда, Казан ханлыгын яуланганда һәлак булган татар шәһитләрен искә алу кичәләрендә катнаша.

Күптән түгел Истанбулда узган һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган мәдәни чарада җәмгыять вәкилләре Татарстаның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән очрашкан иде. Ирдән министрга Искешәһәр татар җәмгыятенең эшчәнлеге һәм киләчәккә планнары турында сөйләгән, шулай ук килеп чыккан авырлыклары һәм проблемнар хакында да җиткергән.

Искешәһәр рәсми рәвештә 2013 елда төрки халыклар башкаласы дип игълан ителде. (2012 елда төрки халыклар башкаласы дип Астана санала.) Бу уңайдан барлык төрки халыклар биредә киң мәдәни програм тәкъдим итәчәк. Татар җәмгыяте дә әлеге чараларда актив катнашырга ниятли һәм бу мөмкинлекне кулланып, Төркиядә татар мәдәниятен киң танытырга тели. Ләкин, Ирдән сүзләренчә, бу чараларда катнашыр өчен җәмгыятьнең матди әзерлеге җитәрлек түгел. "Оешмабыз Татарстаннан да, аның Төркиядәге вәкиллегеннән дә ярдәм алмый. Барысын үз кулыбыз белән, Искешәһәрдәге татарлар ярдәме белән оештырабыз. Барысы өчен үз кесәбездән түлибез", диде Ирдән "Азатлык" хәбәрчесенә. Шулай да, аның сүзләренчә, Татарстан вәкиллеге ярдәмендә Искешәһәргә бик күп татар артистлары килеп, мондагы чараларда чыгыш ясап киткән.

Җәмгыятьнең офисы мәйданы 10 квадрат метр гына булса да, җирле татарлар монда үз көчләре белән туган тел һәм фольклор курслары оештырган.

Габелвахит Ирдән һәм Искешәһәрнең башка татарлары Бөтендөнья татар конгрессы форумында катнашачак. Җәмгыять исеменнән конгресс рәисе Ринат Закиров исеменә оешманың эшчәнлеге һәм авырлыклары турында хат юллаган.
XS
SM
MD
LG