Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Май җыены ике урында узды


Татьяна Гурьева чыгыш ясый. Чаллы, 1 май, 2012 ел
Татьяна Гурьева чыгыш ясый. Чаллы, 1 май, 2012 ел

1 май көнне Чаллы халкы ике урында оештырылган урам җыеннарына чыкты. Коммунистлар җыенында катнашу ихтыяри булса, “Бердәм Русия”некендә катнашу оешма вәкилләре өчен мәҗбүри иде.


Чаллы хакимияте бинасы янындагы “Азатлык” мәйданында соңгы ун елда татар милли хәрәкәте вәкилләренә, башка фирка, оешмаларга урам җыеннары уздырырга рөхсәт бирелмәде. 1 май көнне бу мәйданда “Бердәм Русия”гә җыен уздырырга рөхсәт бирелгән булып чыкты. Монда 14 мең кеше җыелырга гариза бирелгән булган. Бу җыенда Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев, Камаз профсоюзлары рәисе Гомәр Нуретдинов, депутатлар һәм яшьләр чыгыш ясаган. Ясаган дидек, чөнки безгә бу җыенны күрү мөмкин булмады. Нәкъ шушы вакытларда шәһәрнең Җиңү паркында коммунистлар фиркасе үз җыеннарын үткәрде. Аны КПРФның Чаллы бүлеге рәисе Татьяна Гурьева ачты.

Аларны 1 май аерган


Коммунистлар җыенында шундый сүзләр дә ишетергә туры килде: “Минем хатын “Бердәм Русия” бәйрәменә китте. Чөнки шунда барырга кушылган. Ә мин бирегә килдем. Шулай итеп бүген безне аердылар”, диде 50 яшьләр чамасындагы бер ир-ат. Хатынының кайда эшләве, үзенең исеме кем булуы турындагы сораулар җавапсыз калды.

Җиңү паркындагы җыенны КПРФның Чаллы бүлеге оештырган. Монда шулай ук КПСС вәкилләре дә күренде. Бүгенге КПССның Татарстандагы беренче секретаре Марклен Федоров белән әңгәмә кордык.

Буржуйларга караш тискәре

“Быел эшчеләр бердәмлеге хәрәкәте башлануга 130 ел тулды. Бу хәрәкәтнең башы Америкага барып тоташа. 1882 елны алар эш ташлап, икътисади таләпләр күтәрә. Иң зур таләпләре – эш вакытын 8-10 сәгатькә калдыру турында була. Монда 10 кешене төрмәгә утырту, 19ын асып үтерү турында хөкем карары чыгарыла. Менә шуннан соң май ае эшчеләрнең, халыкларның берләшү, хәрәкәт итү ае булып кала. Хәзер дә хезмәт хакы аз, 8-9 мең. Эше дә, шартлар да юк. Бәяләр гел артып тора. Бездә буржуазия диктатурасы, эшчене кешегә дә санамыйлар. Буржуазия халык исәбенә яши. Без гаделлекне торгызу ягында”, ди Марклен Федоров.

Марклен Федоров
Марклен Федоров
Урам җыенына килгән Дамир Шәйхразиев тәнкыйть рухы булган мондый җыеннар даими булып торганда, хакимияткә тәэсир, йогынты ясаячак диде.

Наилә Фазлыева җыенда үз чыгышын “Әссәләмәгаләйкем, хөрмәтле иптәшләр”, дип башлады һәм шушы өч сүз биредә татарча яңгыраган бердәнбер сүзләр булды.

Монда Русия туграсы турында шигырь дә яңгырады. Анда мондый юллар да бар иде:

Герб России – двухглавый орел
Одна башка мешает другой...

Бу көнне Чаллының Тынычлык урамы буйлап ике колонна узды. Рәсмиләр әйтүенчә, “Бердәм Русия” сафларында 14 мең кеше булса, коммунистлар рәтләрендәге халык 300 кешедән артмагандыр.
Җыендагы шигарләр
Җыендагы шигарләр
XS
SM
MD
LG