Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимошенко Европа футбол ярышына үзгәрешләр кертә


Юлия Тимошенко Кеше хокукларының югары шурасы вәкиле Нина Карпачевага үзенең кара янган кулларын күрсәтә
Юлия Тимошенко Кеше хокукларының югары шурасы вәкиле Нина Карпачевага үзенең кара янган кулларын күрсәтә

Элекке премьер-министрның төрмәдә кыйналуына ризасызлык белдереп Европа җитәкчеләре Euro 2012 ярышына Украинага килүдән баш тарта.


"Тимошенкога карата Украинада мөнәсәбәт үзгәрмәсә Германия канцлеры Ангела Меркель Euro 2012 футбол беренчелеге уеннарына Украинага бармаячак", дип белдерде канцлер киңәшчесе Георг Страйтер.

2004 елгы Әфлисүн инкыйлабы каһарманы һәм 2010 елда президентлык ярышында Виктор Януковичның көндәше булган Юлия Тимошенконың язмышына шулай ук Европа Берлеге тышкы сәясәте башлыгы Кэтрин Эштон һәм Европа Комиссиясе президенты Жозе Мануэль Баррозу да борчылу белдерә һәм футбол уеннарына барудан баш тарту нияте турында хәбәр итте. Берлекнең юстиция һәм киңәю мәсьәләләре комиссионерлары да бармау ягында. Европаның мәгариф, мәдәният һәм спорт комиссионеры да Польшага барачагын, әмма “кеше хокукларын санламаган Украинага аяк басмаячагын” әйтте.

Җиде елга ирегеннән мәхрүм ителгән Украина хөкүмәтенең элекке башлыгы Юлия Тимошенко узган атнада Харьков төрмәсендә үзен сакчылар кыйнавын әйткән иде. Тимошенко шулай ук ачлык игълан итүен дә белдерде.

Җитәкчеләр саммитка да барырга җыенмый

Май уртасында Кырымда үтәчәк саммитка Германия, Австрия, Италия, Чехия һәм Словения җитәкчеләре килмәячәкләрен белдерде.

Узган атнада Тимошенконы яклаучылар Харьков мәхкәмәсе янына җыелды
Узган атнада Тимошенконы яклаучылар Харьков мәхкәмәсе янына җыелды
Украина тышкы эшләр министрлыгы боларның барысына да ризасызлык белдереп, "салкын сугыш стратегиясен кулланмаска, спортны сәясәт тоткынына әйләндермәскә" чакырды.

Күпләрне Украинаның мондый зур халыкара чаралар уздыру өчен тиешле дәрәҗәдә имин булмавы да куркыта.

27 апрельдә Днепропетровски шәһәрендә булган шартлауларда 30лап кеше яраланды.

Euro 2012 ярышларын оештыручы Европаның футбол федерациясе уеннарны башка илгә күчерү инде соң, ди. Вазгыять куркыныч һәм киеренке булса, футбол уеннарын киләсе елга калдыру ихтималы бар.

Euro 2012 июнь аенда Польша һәм Украинада үтәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG