Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:38

2 май иртәсендә кайгылы хәбәр килде: Казан хастаханәсендә күренекле язучы, драматург, Татарстан дәүләт шурасы депутаты Туфан Миңнуллинның йөрәге туктады. Аңа 76 яшь иде.


Соңгы вакытта авырсынып йөргән булса да, ул үзен көр тотарга тырышты. Шамил Закировның җеназасында үзен начар хис итсә дә, дустын соңгы юлга озатырга килде, үзендә көч тапты. Яз көне Оренбур театрын Казанга алып килде, аларның гастрольләрен оештырып йөрде.

Туфан абый тормышны ярата иде, эш сөючән, бер нәрсәгә дә битараф калмаган түзмәс җан иде. Үзеннән соң күпме әсәре калды! Аның кебек бай иҗат хәзинә белән бик сирәкләр мактана ала. Классикага әверелгән "Әлдермештән Әлмәндәр"не язып кына да ул дөньяга танылды.

Ходай аңа талантын да, акылын да мулдан бирәк. Зур фикер иясе иде ул. Аның "Кызыл тышлы дәфтәре"ндә теркәп барылган фикерләре, күзәтүләре, вакыйгалар - публицистиканың иң югары ноктасы.

Язучы бервакытта да игътибарсызлыктан интекмәде, киресенчә, ул һәрвакыт үзәктә булды. Үз сүзен сөйләде, фикерен әйтте, депутат буларак, трибунаны буш тотмады. Бәхетле язучы, драматург буларак, аңа исән чагында басылган китапларын күрергә насыйп булды, классик әсәрләргә әверелгән сәхнәләштерелгән пьесалары белән дә халыкның күңелен яулады.

Тормыш аны, ул тормышны өзелеп яратты. Кешеләрне ихлас сөйде, аларның яшәешләрен кайгыртты. Татарстан дәүләт шурасында ул һәрвакыт татар мәсьәләсен күтәреп килде, килеп чыкмаган мәсьәләгә көенде, шатлыклы вакыйга булса, балаларча сөенә белде.

Аны депутат буларак “милләт өчен берни эшләмәдегез” дип тәнкыйть утында тотсалар да, кешеләр күзенә күренмәгән эшләре байтак булды. Казанда кызлар өчен татар гимназиясенең бинасын төзетү өчен генә берничә буын кешеләре аны рәхмәт белән искә алачак.

Туфан абый ихлас кеше иде. Тормыштан матурлыкны таба, кешедә яхшылыкны күрә белде. Аның шаян сүзләре генә ни тора иде! Сәхнәгә ул чыкса, барлык кешеләрне дә көлдертеп, күңелләрен күтәрерлек оста теле бар иде.

Туфан абый, олы йөрәкле, милли җанлы шәхесебез, урының җәннәттә, рухың тыныч булсын.

Драматургны соңгы юлга озату, аның белән хушлашу 3 майда, 8.30-да, Камал театрында булачак.


Туфан Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында туа. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң төрле урыннарда хисапчы, бухгалтер хезмәтен башкара.

1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый. Аны тәмамлап кайткач, башта Минзәлә драма театрында, аннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли. 1964-1967 елларда – Казан телестудиясендә мөхәррир, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр эшендә. 1968 елдан Т.Миңнуллин әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1975-1977 елларда Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укып кайта. Туфан Миңнуллинның әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлавы Мәскәүдә укыган елларына туры килә. Баштарак ул юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре яза. Бераздан зурлар өчен чорның актуаль мәсьәләләрен күтәргән, аны драматург итеп таныткан күләмле драмалар иҗат итә башлый.

Туфан Миңнуллин мәшһүр татар драматургы, язучысы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Казанның шәрәфле гражданины.


Игътибарыгызга Азатлык архивыннан Туфан Миңнуллин катнашында бер видео тәкъдим итәбез. Шушы елның 9 апрелендә Камал театрында узган иҗат кичәсендә Туфан Миңнуллин һәм Марсель Галиев Разил Вәлиев белән бәйле кызыклы хәтирәләре белән уртаклаша.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG