Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туфан ага татар халкының киләчәге өчен борчылды


Уртада Туфан Миңнуллин, сулда Шамил Закиров. "Сәйдәш аланы" бәйрәме. 2010 ел
Уртада Туфан Миңнуллин, сулда Шамил Закиров. "Сәйдәш аланы" бәйрәме. 2010 ел

Туфан ага Миңнуллинны мәгарифтә татар теленең кысылуы да, милли бәйрәмнәрнең төссезләнүе дә, Русиядә рус халкына гына өстенлек бирү дә борчыды. Ул һәрвакыт бу хәлләргә ризасызлык белдерә килде.

Спектакльләре сәхнәгә иң-иң күп куелган, иң-иң күп каралган, иң-иң күп мәдәни чараларда катнашкан һәм үз сүзен әйткән, һәркем үз иткән Туфан ага Азатлык радиосына да иң күп фикерен белдерүче шәхесләрнең берсе иде.

Халык иҗатына, фольклорга, яшәеш-көнкүрешкә, традицияләргә мөкиббән булган Туфан ага бу үзгә, самими һәм шул ук вакытта халык иҗат иткән бөек сәнгатькә багышланган бер генә чараны да калдырмаска тырышты.

Әле апрельнең соңгы көннәрендә, инде җир җимертеп йөри алмаса да, ул “Казан” милли-мәдәни үзәгенә килеп Омскиның “Умырзая” фольклор ансамбле чыгышын карады.Карап кына калмады, ә “Тубылгы” дип аталган җырлы-биюле фольклор күренешендәге җырның сүзләрен дә язып алды. Аның теләге – себер татарларына багышланган әсәр иҗат итеп, аны халыкка ирештерү иде. Бу хакта күренекле драматургның берничә тапкыр радиобызга да әйткәне булды. “Караламасы бар инде”, дигән иде ул.

Сабантуй – яшәү рәвеше булырга тиеш

Туфан аганың соңгы вакытта халык бәйрәмнәренең төссезләнүенә, бигрәк тә Сабантуйга халкыбыз өчен ят күренешләрнең үтеп керүенә дә йөрәге әрнеде. Сабантуй мәсьәләсен Дәүләт шурасында күтәрү кирәклеген дә хуплады.

Аның фикеренчә, Сабантуй татарның чиратта үтә торган ниндидер бер чарасы гына түгел, ә яшәү рәвеше булырга тиеш. Гомумән, татарча яшәү рәвешенең төрле яклап юкка чыга баруына да бик борчылды ул.

“Сабантуйны үткәрүчеләр хәзер калька ясап, бәйрәмне “праздник плуга” дип атыйлар. Аңа плугның бернинди катнашы юк бит. Интернациональләшә бара дип мактанып, без аның милли төсен югалтабыз. Инде милли киемнәребезне дә югалтып барабыз. Башта урыска ияреп шәрә калдык, хәзер гарәпләргә ияреп кызларыбыз балахон киеп йөри башлады. Бөтен нәрсәдә милли төсебез, милли рәвешебез югала. Ул гомумән милләтнең югалуына, төссезләнүенә, телнең бетүенә китерә. Алар бер-берсенә тоташкан. Сүз Сабантуйның ниндидер програмы турында гына бармый. Тирәнрәк карау кирәк. Ә Дәүләт шурасына җитәкчеләр, район башлыклары, оештыручылар, милли мохтариятләрдән вәкилләр җыелып мөмкин булган кадәр Сабантуй үткәрүнең тәртибен кертү турында булырга тиеш сүз. Бүгенге заманча уеннар да керергә мөмкин, әмма алар милли кысаларда булырга тиеш”, дигән иде Туфан Миңнуллин.

Бәйрәмне асфальт җәелгән стадионнарда үткәреп, халыкны карап торучыга гына әйләндергән түрәләрне маңкортлар дип бәяләгән иде ул.

Бер генә халыкны мактау – Русия файдасына түгел

Туфан ага Русиянең сәяси тормышына һәрвакыт үз фикерен белдереп килде. Русия президентын сайлауга бер атнадан кимрәк вакыт калганда, 27 февраль көнне ул, бәйгегә чыккан намзәтләргә карата үз фикерен белдерде. Ул вакытта Русия президентына намзәт, хөкүмәт башлыгы Владимир Путинның, сайлау алдыннан матбугатка чыгарган мәкаләләрен күз алдында тотып, илдә бары тик бер генә халыкка – рус халкына гына өстенлек бирү зыянга гына булачак, дип белдергән иде.

“Бу кандидатларның берсенең генә дә татар халкы янына килеп татар халкы яшәргә тиеш дип әйтәчәгенә ышанмыйм. Бу кандидатлар Русиянең нигезендә гомер буе яшәгән милләтләр булуын аңласалар, алар өчен бик әйбәт булыр иде. Бер генә халыкны аерып алып, аны мактау, ул Русиянең файдасына түгел”, дигән иде Туфан Миңнуллин.

Ул шулай ук президент сайлау алдыннан Азатлык радиосына әңгәмәдә, Русия мәгарифендә яңа стандартлар турында, Путин имзалаган 309нчы канунны, аның зур ялгышы буларак бәяләде.

Татарстан гимны сүзләрен татар кешесе иҗат итсен

Татарстанда толерантлык уңай күренеш буларак макталса да, шул пәрдә артында татар мәдәнияте, мәгарифе һәм сәнгатенең соңгы елларда кысылганнан-кысыла баруына да Туфан ага ризасызлык белдерүче бик аз санлы түрәләрнең берсе иде.

Быел февраль башында Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты җыелышында “ТНВ-Планета” каналының ничек булачагы тикшерелгән иде.

Качалов театры сәнгать җитәкчесе Александр Славутскийның: “Толерантлыкны истә тотып, бу каналда рус мәдәниятен үстерү дә каралырга тиеш”, дигән сүзләренә Туфан ага җавап итеп Качаловта бер генә татар драматургының әсәре дә куелмауны тәнкыйтьләгән иде.

Узган ел ахырында нәкъ шул ук комитетта Татарстан гимны сүзләрен иҗат итүгә багышланган киңәшмәдә, Туфан ага, аның сүзләрен һичшиксез татар кешесе иҗат итәргә һәм аннан соң ул урыс теленә тәрҗемә ителергә тиеш дигән иде.
XS
SM
MD
LG