Accessibility links

Кайнар хәбәр

Митт Ромни Барак Обаманың Әфганстанга сәфәрен югары бәяләде


Митт Ромни Кушма Штатлар президенты Барак Обаманың Әфганстанга сәфәрен югары бәяләде. Ромни - Республиканнар фиркасеннән АКШ президентына намзәтләр исемлегенә төп дәгъвачы.

Ромни фикеренчә, американ гаскәрләре һәм Кушма Штатлар халкы Әфганстанда барган сугышка мөнәсәбәттә президентның да төп бәясен ишетергә хаклы. Ромни, Кушма Штатлар иминлеге күзлегеннән караганда Әфганстанда уңышка ирешү зур әһәмияткә ия, дип әйтте.

Обама Әфганстанга алдан хәбәр ителмәгән сәфәр белән 1 май кичендә килеп төште һәм 2 май иртәсендә китеп тә барды. Ул Кабулда Әфганстан президенты Хәмит Карзаи белән сөйләшүләр үткәрде һәм 2014 елда халыкара гаскәрләр чыгарылганнан соң ике ил арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

Кабул янындагы хәрби ныгытмада чыгыш ясап Обама, “Әл-Каидә”не җиңү котылгысыз дип әйтте.

Обама киткәннән соң Әфганстан башкаласында берничә шартлау булды. Алты кеше һәлак булды, алар арасында балалар да бар. Талиблар бу шартлауны үзләре оештырганны әйтә.
XS
SM
MD
LG