Accessibility links

Кайнар хәбәр

Узган ел Миңнеханов 5,8 миллион сум, Моратов 7,2 миллион сум акча эшләгән


Татарстан президенты узган ел 5,8 миллион сум акча эшләгән. Бу хакта президент сәхифәсендә узган елгы керемнәр турындагы мәгълүматта әйтелә. Президентның җәмәгате узган 5 миллион сум акча эшләгән, аның җир кишәрлекләре һәм өе бар. Өенең мәйданы 1,5 мең кв.м.

Татарстан хөкүмәте башлыгының беренче урынбасары Равил Моратов 2011 елда 7,2 миллион сум акча эшләгән. Татарстан хөкүмәте сәхифәсендә күрсәтелгән керемнәр һәм мөлкәт декларациясендә Моратовның 15 мең 500 кв.м якын җир кишәрлеге, өе булуы турында да әйтелә. Өенең мәйданы 1 мең 138 кв.м. Сәхифәдә Моратовның 282 кв.м дачасы булу турында да язылган. Аннан кала ул тагын 160 кв.м җир кишәрлегенә дә хуҗа. Моратовның көймәсе дә бар.

Моратовның җәмәгате узган ел 172 мең сум акча эшләгән. Аның Mitsubishi Outlander машинасы, өч гаражы бар.
XS
SM
MD
LG