Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:31

“Азатлык” татар яшьләре берлеге соңгы вакытта үз эшен киңрәк җәелдерүгә омтыла. Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга калаларында бу берлекнең бүлекләре булдырылган яки эшләрен яңартканнар. Башкортстанның Октябрски каласында да татар яшьләре оешмасы төзелеп килә.


“Азатлык” татар яшьләре берлегенең Октябрски шәһәрендәге бүлек рәисе Илдар Насыйпов күптән түгел Чаллыга килеп, туган телне яклау чарасында катнашты. Шушы чара барышында ул безнең кайбер сорауларга да җавап бирде. Аның җавапларында Башкортстан татарларының ике яклы басымга дучар булулары турында да әйтелә.

“Октябрски каласында бердәнбер татар гимназиясе бар. Гимназиядә атнага бер-ике тапкыр татар әдәбияты һәм татар теле керә. Калган дәресләр урысча укытыла. Калада татар яшьләре берлеген булдыру буенча эш башладык. Берлеккә берничә кешене туплый алдык инде, әкренләп үсә барабыз. Башкортстанның ТИҮ бүлеген дә торгызабыз. 90нчы елларда алар нык эшләгәннәр. 2000 елларда сүнә, сүлпәнләнә башлаганнар. Татарстандагы, Уфадагы татар милли хәрәкәтләре белән бергә эшләргә омтылабыз, элемтәләр бар.

Үзем мәктәпне, нефть училищесын тәмамлагач, өч ел мәдрәсәдә укыдым, аннан гаскәри хезмәттә булдым.

2011 еллар башында татар милли хәрәкәте белән кызыксына башладым. Бездә татар теленең бетә баруына йөрәгем әрнеде. Гомумән, Русиядә татарларның аянычлы язмышын күрдем. Туган телнең, татар милләтенең хокукларын, мөстәкыйльлеген, азатлыгын яклап көрәшү өчен килдем мин бу хәрәкәткә.

Без февраль аенда Октябрскида татар телен яклап чара уздырдык. Анда унлап кеше катнашты. Март аенда татар гимназиясендә Батыршаны искә алдык. Безгә әлегә ачыктан-ачык каршылык күренми. Хөкүмәт, җирле хакимият милли чаралар уздыруга рөхсәт бирә. Әмма көнкүрештә урыслар, Башкортстан хөкүмәте тарафыннан каршылыклар сизелә.

Җанисәп барышында бездә дә күп кенә татарларны башкорт, дип яздылар. Шуңа охшаш күренешләр тагын да бар әле. Каршылыкларга да карамастан, оешмабыз үсә, аңа халыкны җәлеп итәбез. Шушы юнәлешне үстереп, мәдәни-сәяси көчкә ия булырбыз”, дигән ышанычта тора Илдар Насыйпов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG