Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан үзенең Төрекмәнстан һәм Үзбәкстан чикләрен ныгыта


Казакъстан наркотик ташу, террор һәм рөхсәтсез миграциягә каршы чара буларак ике ил белән дәүләт чикләрен ныгыта.

Казакъстан рөхсәтсез наркотиклар ташуга, террорчылыкка һәм рөхсәтсез миграциягә каршы чара буларак Үзбәкстан һәм Төрекмәнстан белән дәүләт чикләрен ныгыта. Казакъстанның дәүләт чиген саклау хезмәте башлыгы Нуржан Мырзалиев әйтүенчә, барлыгы 2500 чакрым озынлыкта чикне ныгыту системы төзеләчәк.

Илнең көньягында Каспий диңгезеннән алып Кыргызстан чикләре башланган урынга кадәр (харитада кызыл сызык белән күрсәтелгән) чикләр ныгытылачак. Мырзалиев әйтүенчә, бу эшләрнең зур өлеше инде башкарылган һәм шушы елда ныгыту эшләрен төгәлләргә җыеналар.

Казакъстан-Кытай чиге
Казакъстан-Кытай чиге
Кытай белән Казакъстан арасында чәнечкеле тимер чыбыклар белән ныгытылган чик корылмалары (харитада көрән төстә) инде Советлар Берлеге чорында ук корылган иде.

Ә менә Кыргызстан белән Казакъстан арасындагы чик буйлары әлегә кайбер урыннарда чик тамгалары гына куелган һәм ачык хәлдә кала бирә. Бу ике ил арасындагы чик озынлыгы 2242 чакрым. Әлегә шуның 800 чакрымы гына тамгаланган. Кайбер белгечләр исәпләвенчә, наркотик ташучыларның һәм террорчыларның Төрекмәнстан белән Үзбәкстаннан бигрәк нәкъ менә Кыргызстаннан керү мөмкинлеге зуррак та.

Казакъстанның Русия белән 7500-ләп чакрым озынлыктагы чикләренең әлегә 2000 чакрым өлеше генә тамгаланган.

Казакъстан тышкы эшләр министры Ержан Казыханов
Казакъстан тышкы эшләр министры Ержан Казыханов
Күптән түгел Казакъстан тышкы эшләр министры Ержан Казыханов бу эшләр барышы турында сөйләгәндә: “Бу бик күп көч таләп итә торган эш. Кайчак чик авыллар, кыен урыннар аша үтә һәм бу кеше язмышлары белән бәйле. Шактый катлаулы эш” дигән иде.

Әфганстанда җитештерелүче наркотикларны Русиягә һәм Европага ташуның төп юллары Үзәк Азиянең иң зур дәүләте булган Казакъстан аша уза. Шулай ук Кушма Штатлар Әфганстанда сугышның тәмамлануын белдереп тиздән аннан үз гаскәрләрен чыгарганнан соң, Әфганстан хакимиятләренең Талибанны контрольдә тота алачагына шик белән караучылар бар. Казакъстанның Әфганстан белән уртак чикләре булмаса да, андагы тотрыксызлык күрше илләр аша Казакъстанга да тәэсир итә ала.
XS
SM
MD
LG