Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:04

Түбән Новгород өлкәсендә корал шартлап алты хәрби һәлак булды


Түбән Новгород өлкәсенең Мулино авылы янында корал шартлап алты хәрби һәлак булды, тагын дүрт хәрби яраланды. Бу хакта Русия саклану министрлыгының матбугат хезмәте белдерә. Шартлау юк ителәсе коралны бушаткан вакытта булган.

Узган ел Русиядә биш урында корал шартлаган иде. 20 кеше һәлак булды. 2011 елның июнендә Удмуртиядә корал саклагычларда янгын чыкты. Бу саклагычка якын булган авылдан 28 мең кеше башка урынга күчерелеп торган иде.

XS
SM
MD
LG