Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күки авылы май аен йомырка җыеп каршылый


Күки авылы, 1 май
Күки авылы, 1 май

Татарстанның Балык бистәсе районы Күки авылында ел саен балалар 1 майда иртән йомырка җыю йоласына чыга. Быел да алар өйдән-өйгә йөреп, хуҗалар кулыннан буялган йомырка, конфет, суыргыч кебек тәм-томнар алды.


Әлеге йола бик борынгыдан килә, чәчүгә чыгар алдыннан шул рәвешле балаларның күңелен күргәннәр. 1 майны балалалар көтеп ала, алар өчен бу сөенечле көн, ди Күки авылының иң өлкән кешесе, күп еллар авылда мулла булган 95 яшьлек Госман Нотфуллин.

Элек бу көн өчен махсус сумкалар да тегелгән. Бүген гадәти полиэтилен пакет белән йөриләр. Балалар йортларны йөреп чыккач, тау башына барып 1 май йомыркасын авыз иткәннәр.

Госман Нотфуллин
Госман Нотфуллин
Элек буялган йомырка зур бүләк саналса, бүген балалар ялтыравыклы пакетка төрелгән тәм-том биргәнне ярата икән. Ләкин сары, яшел, кара, кызыл төстәге йомыркаларны бүген дә бирүчеләр бар. Бу - йоланың исеменә тугры калу дип аңлаталар.

Бу күренешнең каян килүен төгәл генә белүче юк, чөнки ул йөз ел элек тә булган. Авылда башка милләт вәкилләре яшәми, гел татарлар. Мәҗүсилек чорыннан калган йола дигән фикерләр дә бар. Күрше Ямаш, Яңа Арыш авыллары балалары да 1 майда йомырка җыя, авыллар арасы өч-биш чакрым.

Күки авылы халкын аның тарихы кызыксындырмый диярлек. Алар ел саен йомырка буяп, тәм-томнар алып балалар килгәнне көтә, үз балаларын, оныкларын йомырка җыярга чыгара яки алып чыга. Өч, дүрт яшьлек кечкенә сабыйларны әниләре яки туганнары йөртә. Йомырка җыючы балалар гына елдан-ел кими икән.

XS
SM
MD
LG